+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
7 октябрь 2019, 17:34

Алар 70 ел бергә тату гомер кичерә!

Ышанырлык та түгел, әмма бу чынлап та шулай.

Югары Явыш авылыннан Рәфкать һәм Зәйнәб Якуповлар 1948 елның мартында өйләнешә, ә гаилә башлыгына – быел гыйнварда, хуҗабикәгә 2нче сентябрьдә 90 яшь тулган.

Бергә тигез, матур гомер кичерү, үз аякларыңда йөреп, үз акылыңда картаю – нинди олы бәхет! Зәйнәб апа махсус станок-ходунок ярдәмендә йөри йөрүен, әмма кеше кулына калып утырмый бит. Начар ишетә, бары исәнләшкәндә җавап итеп елмая. Ә менә Рәфкать абый белән, кычкырыбрак булса да, рәхәтләнеп сөйләштек. Хәтере дә бик яхшы.

- Әтием 14 яшьтән колхозда эшли башлый. Сугыш елларында басуларда, фермада хезмәтнең нинди авыр булганын үзегез беләсез, “сугыш балалары” бит инде, -дип сөйли уллары Альфред. Алар матур, бар уңайлыклары булган зур йортта уллары Альфред һәм киленнәре Рәсимә белән яши. – Мин әтиемнең беркайчан да эшсез торганын күрмәдем. Әле дә тик тормый. Нәрсә дә булса эшли. Быел шелек кисеп, себерке бәйләп, авыл хуҗалыгы предприятиесенә илтеп тапшырды! Җәяү бара, кисә, аны җилкәсенә асып алып кайта! Чак туктаттык, - авылдашлар алдында оят: карт әтиләрен эшләтәләр, диярләр бит, һәркемгә аңлатып булмый. Мин берәр җиргә китсәм мал-туарга ашарга бирсенме, я тирес тазартсынмы, бакчада чүп утасынмы. “Әти, нигә тагы эшләдең инде?!”- дим. “Эшләмәдем мин!”- ди. Без хатыным белән эштә булганда кайтуыбызга бакчаны да утыйлар, ихатадагы башка эшләрне дә карап куялар, балаларны да үстерештеләр, әлбәттә. Һаман булса язын кыяр чәчә, һәрвакыт бакчада эшләргә яратты. Кулы да җиңел аның – бар нәрсә гөрләп үсә.

- Мин эшли алам, - ди Рәфкать Мөдәрис улы. - Ә алар кушмый, эшләсәм, хәрәкәтләнсәм миңа рәхәт икәнен алар аңламыйлар.

- Хатыныгыз белән өйләнешкәнегезне хәтерлисезме?- дип сорыйм.

- Ничек хәтерләмәскә! Март ае иде, юл юк, чана белән йөрерлек түгел, пычрак, су. Мин аны тарантаста алып кайттым. Кияргә кием дә юк. Стәрлетамак базарына барып брезент палатка сатып алдым. Миңа шуңардан туйга костюм тектеләр. Бездә тегүче Хәйретдин абый Мохтаров бар иде.

- Ә кәләшең матур киенгән идеме?

- Әйе, бик чибәр иде, матур күлмәктә!

Өлкән кызлары тугач, Рәфкать абыйны армиягә алалар. Аңа кайтырга ике ай калганда, яшь хатынны урман хәзерләргә җибәрәләр. Хезмәттән кайтуына хатыны өйдә булмый. Райсоветка бара, рәис хәлен аңлап, телеграмма җибәртә - кайтаралар. Рәфкать абый Зәйнәб Гобәйдулла кызын каршы алырга Стәрлетамакка бара. Аларга барыбер тынгы бирмиләр, Зәйнәб апаны тагы вербовкага җибәрәләр. Үзләренең дә ныкышмалылыгы аркасында тиз кайтаралар. Рәфкать Якупов кайда гына эшләсә дә, җиң сызганып эшли: тимерче дә, ферма мөдире дә, терлекче дә, балта остасы да була. Хаклы ялга да тиз генә китми, кирәк булганда производствоның төрле участокларына эшкә чыга.

- Минем әтиемнең әнисе 97 яшендә бәрәңге казып, аны капчык белән аркасына асып, күрше Кузьминовка авылына барып, азык-төлеккә алмаштыра иде. Соңгы көненә кадәр күзлексез энә саплый иде.

Зәйнәб Гобәйдулла кызы да колхозда төрле эштә хезмәт сала. Белорет урманнарында карлы, яңгырлы җирдә чабатадан авыр эш эшләүләр үзен сиздерәдер, мөгаен. Соңгы елларда аяклары авырта. Алар улы һәм килене белән бик тату гомер кичерә.

- Без бит хәзер оҗмахта яшибез, - ди Рәфкать абый. – Балаларыбызга рәхмәт. Ничә еллар бергә, киленебездән бер авыр сүз дә ишеткәнебез юк, патшалар кебек киенәбез, ап-ак урын-җирдә йоклыйбыз, өстәлдә җиде-сигез төрле ризык.

Әйе, бу гаиләдә эшли беләләр, тормышны яраталар: өйдә пөхтәлек, уңайлы, чәчәкләр ихатада да, өй эчендә дә күз явын алып утыра. Бакчада бар нәрсә җыеп алынган. Виноградның берничә сортыннан мул уңыш алганнар, өстәлдә берничә төр камыр ризыгы урын алган, күргәзмәгә куярлык.

- Озайлы гомер кичерүнең һәм парлы озын гомернең серләре нәрсәдә? – дип сорыйм.

- Мин шул заман ирләре кебек идем инде, эчкәләгән чаклар да булды. Ләкин без чамасын белдек, эшкә дә бармый калмадык. Хатын әрләнсә дә, мин дәшми идем, йокларга ятам да, иртән иртүк эшкә чыгып китәм. Безнең әрләшеп торырга вакыт булмады, гаиләне сакладык, хатыннарны ихтирам иттек.

Сокланырлык тормыш, холык чыныктырган сынаулар, ихтирамга лаек гамәлләр.


Гөлрәйхан БАКИЕВА.

Хәлил РӘХИМОВ фотосы.
Читайте нас: