+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
7 октябрь 2019, 16:27

Күпме эчәргә була?

Кеше көненә ким дигәндә 2-2,5 литр су эчәргә тиеш. Шулай булмаса, матдәләр алмашы бозылырга, кеше төрле чирләргә тарырга мөмкин, дигәнне еш ишетәбез. Әмма бу тәкъбир нигезле тикшеренүләр белән расланмаган. Бары тик спорт белән шөгыльләнүчеләр өчен киңәш рәвешендә узган гасырның 70нче елларында тәкъдим ителгән.
Бөек Британия галимнәре әйтүенчә, сәламәт организмда баш мие һәр процессны контрольдә тота. Тәндә су микъдаре кими башлау белән сусау сигналлары барлыкка килә. Шулай ук, баш миеннән бөерләргә "Организмда дымны сакларга!" дигән сигнал бирелә икән.
Кыскасы, үз организмыгызга игътибарлы булыгыз, ул үзе нәрсә кирәклекне белдереп тора, дип хәбәр итә "Би-Би-Си".
Фото: интернеттан.
Читайте нас: