+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
7 октябрь 2019, 14:03

Ничә мәкаль беләсең?

Үзеңне тикшереп кара әле

● Ата белеге белән адәм адәм булмас, әгәр үзе белмәсә.

● Аю беләгенә ышана, адәм белегенә ышана.

● Белем белен ашата. ● Белемдә бәхет, белемсезгә дөнья ләхет.

● Белемдә көч.

● Белем йөрәккә куәт.

● Белемлекнең чиге юк.

● Белем тәҗрибәдән туа.

● Белем һәр куркынычны җиңә.

● Беләктән белек көчле.

● Белем — нур, белмәү — хур.

● Бәхетне юлдан эзләмә, белемнән эзлә.

● Дөньяда иң зур байлык — белем.

● Дөнья яктыра көн белән, адәм яктыра белем белән.

● Җиде йортның телен бел, җиде төрле белем бел.

● Икми иген шытмас, өйрәнми белем йокмас.

● Яшьлегеңдә белем ал, картайганда сарыф кыл (тот, куллан).

● Кул кыла алмаганны, белем кыла.

● Акыл — тузмас кием, гыйлем — корымас кое.

● Ачыйк күзебезне, хур итмәсеннәр үзебезне.

● Бу заманда гыйлемсез, фәнсез кеше — җансыз-тәнсез кеше.

● Гыйлем — акылның яртысы.

● Гыйлем алу — инә белән кое казу.

● Гыйлем — ау, язу — бау.

● Гыйлем ашарга сорамас, ашарга бирер.

● Гыйлем булмаганда, бар акыл да юк була.

● Гыйлем дәрәҗәсе — дәрәҗәләрнең иң олысы.

● Гыйлем китапның эчендә дә, тышында да була.

● Гыйлемнән башка гамәлең юк, әйләнергә дә әмәлең юк.

● Гыйлемнән зур хәзинә юк.

● Гыйлем өйрәнү — бишектән ләхеткә чаклы.

● Гыйлемсез бер яши, гыйлемле мең яши.

● Дөньяны яуларга омтылма, аның гыйлемен яуларга омтыл.

● Дөнья тулы гыйлем, башыңда калганы белем.

● Адәм баласы көмеш, гыйлеме булса — алтын.

● Җирнең нуры кояш, кешенең нуры гыйлем.

● Син карышмасаң, гыйлем карышмый. Китап

● Китап — белем чишмәсе.

● Китап галим — телсез мөгаллим.

● Китапның белмәгәне юк.

● Китапсыз өй — ишәк абзары.

● Үзеңнең надан икәнеңне беләсең килсә, күп китап укы.

Уку-язу

● Безне адәм иткән — уку, адәмне алга илткән — уку.

● Гыйлем акчага килми, тырышлык белән килә.

● Ерактагы укып беленә, якындагы күренә.

● Заман хәзер шундый заман: укымаган эттән яман.

● Күп укыган күп белер.

● Кояш җирне яктырта, уку мине.

● Уйламый уку — аңгыралык, укыганда икенчене уйлау — саңгыраулык.

● Уку — күңел нуры, укымый калган — кеше хуры.

● Уку каты булса да җимеше татлы.

● Уку — очкан кош, язу — тозак.

● Укусыз белем юк, белемсез көнең юк.

● Уку төбе — туку.

● Укы да бел, уйна да көл, уйнавын уйна, Йомышны да уйла.

● Укыдым дип әйтмә, аңладым дип әйт.

● Укып белү бер башка, күреп белү бер башка.

● Укысаң белерсең, укымасаң бөләрсең.

● Эшләми укуның кадерен белмәсәң, эшли-эшли укырсың!

● Аюга акыл өйрәткән таяк, аңкауга (аңгыра) акыл өйрәткән сабак.

● Бүгенге сабакны белмәсәң, иртәгәге сабакны бигрәк тә белмәссең.

● Кайда мәктәп ачылса — анда төрмә бикләнә.

● Мокытны кырык ел укыт — барыбер мокыт.

● Табак килсә, сабак куй, сабак килсә, табак куй.

● Тук корсак сабакка чукрак.

● Уйна да көл, әмма сабагыңны бел.

● Ялкау шәкертнең китабы керләнми. Язу-хат

● Акка кара төшсә югала

● Ат җитмәс җиргә хат җитмәс.

● Бармак белән каткан җирне казып була, әлифбасыз язып була.

● Бирге урамда язганын аргы урамда үзе дә танымаган.

● Әйткән сүз очар җилгә, кул белән кәгазь калыр илгә.

● Кәгазь — дәрья, каләм — көймә.

● Кәгазьнең йөзен агарткан кара язу.

● Каз канаты кавырсын, хаты килсә алырсың.

● Каләм белән язганны кылыч белән дә боза алмассың.

● Каләм кылычтан үткен.

● Каләм өйрән, каләм изгегә тартыр; каләм тоткан кешенең зиһене артыр.

● Каләм тоткан әрәм булмас.

● Өч наданга алмашынмас бер язу белгән кеше; мәгърифәт эстәр, иренмәс һич кеше булган кеше.

● Ун кат укы, бер кат яз.

● Яза-яза язу остасы булалар. Укыган белән укымаган кеше

● Бер укыган кешегә ике укымаганны бирсәләр дә алучы юк.

● Бүләк зур булмас, укыган кеше хур булмас.

● Күп яшәгән ни белер, күп укыган — шул белер.

● Укыган ил узар, укымаган ил тузар.

● Укыганмы? — димә, укыганын күңелеңә тукыганмы? — диген.

● Укыганның бите — көн, укымаганның бите — күн.

● Укыган укыр, укымаган күрә сукыр.

● Укыган уңар, укымаган туңар.

● Укымаган бер телле, укыган ике телле.

● Укымаган күзлене укыган сукыр җиңгән. Галим

● Атай гыйлеме белән галим булып булмый.

● Галим белгәнен әйтер, ахмак җиңгәнен әйтер.

● Галим булу җиңел, адәм булу читен.

● Галим булсаң, галәм синеке.

● Галим булып кем туган?

● Галим кешене кадерләргә онытма!

● Галимнең күңеле океан диңгезе.

● Галимнең сүзе гомерең үткәнче, наданның сүзе ишектән чыкканчы.

● Галим үләр — сүзе калыр, йөргән җирендә эзе калыр.

● Кеше яңлыша-яңлыша галим булыр.

Надан

● Берни белмәгән кеше һәрвакыт боек булыр.

● Ишәкнең дәлиле йөгән.

● Мескен ишәккә һәркем менә.

● Надан белмәсә дә кычкыра.

● Наданга фикер әйтеп бактың ни — эт муенына энҗе-мәрҗән тактың ни!

● Надан кеше — сукыр тавык.

● Надан кеше сукырдан яман; ялкау кеше барыннан да яман.

● Надан кеше — яман кеше.

● Надан кулыннан су эчмә, тере суы булса да.

● Надан наданны сөяр, галим галимне сөяр.

● Наданның аяк баскан җирендә үлән корыр.

● Наданның сүзе вакытсыз кычкырган әтәч кебек.

● Надан ташка утырган — таш ташка утырган.

● Надан үзеннән башка беркемне дә сөймәс.

● Наян кеше — төлке кеше, надан кеше — көлке кеше.

Галим белән надан

● Бер галим йөз наданны җиңәр.

● Галим белен надан аермасы — карга белән былбыл аермасы.

● Галим белсә дә сорый, надан белми дә, сорамый да.

● Галим кеше үлсә дә терек, надан кеше йөрсә дә үлек.

● Галимнең бер көне, наданның бөтен гомеренә тора.

● Галим уйлар, надан ышаныр.

● Йөз надан бер галимнең тырнагына тормас.

● Надан булып туалар, галим булып үләләр.

● Наданның тересе дә үлек, галимнең үлесе дә терек.

● Наданлыкка ишәк кенә түзә.

● Наданлык оят түгел, укымау оят.

● Һәр нәрсәгә гаҗәпкә калу — наданлык галәмәте.

● Ялкаулык, наданлык, фәкыйрьлек — бер туганнар.

Гыйлем өйрәнү

● Гыйлем күп, гомер аз, кирәген өйрән!

● Адәм камыт киеп өйрәнми.

● Яшьлегеңдә өйрәнмәсәң, картлыгыңда үкенерсең.

● Өйрәнгән җирдә калмас.

● Өйрәнмичә чабата да үреп булмый.

● Өйрәнү бервакытта да соң түгел.

● Өйрәтсәң, аю да биергә өйрәнә.

● Тутый сөйләшергә өйрәнер, кеше булалмас. Белү. Белгән белән белмәгән

● Азны белмәгән күпне һич белмәс.

● "Барын да беләм" дигәнче, берен дә белмим дисәңче!

● Белгән белешкә, белмәгән ни эшкә?

● Белгән белән белмәгән бер түгел.

● Белгән белән белмәгәннең аермасы дүрт төрле була имеш: Беренчесе белә, белә икәнен дә белә; Икенчесе белә, белә икәнен белми; Өченчесе белми, белми икәнең белә; Дүртенчесе белми, белми икәнен дә белми.

● Белгән бер кылдан да аңлар, белмәгән бүрәнәдән дә аңламас. ● Белгән белгәнен эшләр, белмәгән бармагын тешләр. ● Белгәнгә унике, белмәгәнгә утыз ике. ● Белгәнең утыз, белмәгәнең туксан тугыз.

● Белгәнеңне сорама.

● Белгән мең бәладән котылган.

● Белгәннән беленмәгән күп.

● Белгән уңар, белмәгән туңар.

● Белемлене бала булса да ага дип бел!

● Белемле үлсә, кәгазьдә хаты калыр, оста үлсә, эшләгән заты калыр.

● Белемсез үзе белмәс, юньгә күнмәс.

● Белмәгәнгә гөмбә шалкан, ком талкан.

● Белмәгәнеңне кешедән сора, олы булмаса, кечедән сора.

● Белмәгәнне сорауның ояты юк.

● Белмәү гаеп түгел, белергә тырышмау гаеп.

● "Белмим" дип әйтмә, "теләмим" дип әйт.

● "Белмим"нең башы авыртмый.

● "Белмим" дию оят түгел.

● Берәү белмәгәнен берәү белер.

● Дөньяда белгән дә бар, белмәгән дә, бертигез булмыйдыр һич барча бәндә.

● Әнә, менә дигәнче, яхшы-яманны белеп кал!

● Җил тегермәне икәнен беләм, суы каян килә икән дип әйтәм.

● Ие шул, юкәдә икән чикләвек.

● Ике сигез уналты икәне кем дә белә.

● Яшьлектә белгән — ташка язган, картайгач белгән — бозга язган.

● Йөзә белмәсәң, атаң буасында да батарсың.

● Утың булмаса, күршедән сора, үзең белмәсәң, кешедән сора.

● Һәр фил озын борынлы булса да, һәр озынборын фил булмый.

● Һәр ялтыраган алтын түгел.

Матбугат.рудан
Читайте нас: