+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
9 октябрь 2019, 14:01

Татлы су кыйммәтләнә

Яңа елдан бу эчемлекләр бәясе 8-9 процентка артачак.
Агымдагы елда азык-төлек бәясе чагыштырмача тотрыклы булды дияргә мөмкин. Бары тик ипи хаклары гына сизелерлек артты. Аеруча арыш икмәгенеке. Бу җитештерүчеләрнең чыгымнары үсү, ягулык кыйммәтләнү белән бәйле.
Яңа елдан кайбер ярмаларның да кыйммәтләнүе мөмкин. Монысы инде карабодай кебек культураларның чәчүлек мәйданнары кимү белән аңлатыла. Шулай ук җимешләр сутыннан ясалган һәм башка татлы (газировка һ.б.) эчемлекләр бәяләре артачак, дип көтелә.
Эш шунда: илнең Финанс министрлыгы 2020 елдан татлы эчемлекләргә акциз формасындагы яңа төр салым кертергә уйлый. Бу төр салым казнага барлыгы 80 миллиард сум акча китерергә тиеш.
Кызыл таңнан
Фото: интернеттан.
Читайте нас: