Кадерле әтиебез, яраткан бабакаебыз Мортазин Мәхиян Ильяс улын 90 яшьлек юбилее белән котлыйбыз.
90 яшь ул әле картлык микән,
Ходай безгә гомер бүләк иткән,
Кадерен белеп кирәк яшәргә.
Елмай күбрәк картаюны белми,
Күңелең синең һәрчак шулай
Тагы бик күп, бик күп еллар
Ходай насыйп итсен “әти” диеп сиңа дәшәргә.
Балаларың, оныкларың, киявең, киленнәрең.
Ишманов Ягъфәр Сәяфәр улына.
Сине олы бәйрәмең – 60 яшьлек юбилеең белән чын күңелдән котлыйбыз! Сиңа ныклы сәламәтлек, күңел тынычлыгы, ак бәхетләр, балаларыңның һәм оныкларыңның күңел җылысын тоеп, бәхетле озын гомер кичерүеңне телибез.
Һәр яңа көн бәхет алып килсен,
Алсу таңнар күмелсен шатлыкка.
Яшәү дәрте янсын йөрәгеңдә,
Кызың, киявең, улларың, киленнәрең һәм оныкларың.
Кулушев Рәүф Гомәр улына.
Юрматы авылы мәктәбе коллективы Сезне 50 яшьлек юбилеегыз белән котлый.
Илле яшь ул – бары ярты гомер,
Алда көтсен тагын иллесе.
Ходай Сезгә озын гомер бирсен,
Озын гомер – бәхет билгесе.
Булсын ул илле, тулсын ул илле…
Бәхет бизәсен якты күңелне.
Яшәү ялкыны сүнә белмәсен,
Җырлап каршы алыгыз тагын иллене.
Алыгыз сез бездән тәбрик сүзен,
Шушы булсын олы бүләкләр.
Тыныч тормыш белән гел шат яшәү,
Озын гомер Сезгә теләкләр.
Ямалетдинов Фәнил Сабирҗан улына.
Кадерле туганыбызны 60 яшьлек олы юбилее белән ихлас тәбриклибез.
Шушы истәлекле көндә бәхетләрдән, шатлык-куанычлардан гына тукылган озын гомер, ныклы сәламәтлек, изге ниятләреңнең тормышка ашуын, һәр башланган эшеңә уңышлар юлдаш булуын телибез. Туганнарыңның ихтирамына сөенеп, озын-озак яшә,
Күрмә, туганыбыз, бер дә бәла-каза,
Саулык, бәхет булсын янәшә.
Ходай озын гомер насыйп итсен,
Рәхәтләнеп җирдә йөз яшә.
Барлык туганнарың исеменнән сеңелең Зөлфия.
Иң якын кешебез – сөекле тормыш иптәшем, кадерле әниебез, кызым, киленем – Хәмитова Лилия Равил кызын күркәм алтын юбилее белән котлыйбыз. Тормышның бар матурлыгын тоеп, сау-сәламәт булып, озын-озак еллар яшәвеңне телибез. Ачык йөзле, шат күңелле, оста куллы, кешелекле һәм кечелекле кадерлебез! Син бар дөнья көзге муллыкка тулган мәлдә тугансың. Шуңадырмы, күңелең киң, яратуың яшәүгә көч бирә, хөрмәтең, хәстәрең барыбызга да җитә, күңелебезне җылыта.
Гаиләбезнең нуры булып, барлык якыннарны берләштереп торучы изге җан син. Барысы өчен дә зур рәхмәт. Бәхет-шатлыкка күмелеп яшә дә яшә әле!
Әй, сөеклем, бердәнберем,
Син булмасаң, сөеклем, дип
Минем чиксез шатлыгым да,
Иң изге теләкләр белән тормыш иптәшең Рәмил, балаларың Илдар, Булат, әниең, каенанаң.
Кантимерова Фирүзә Сәмигулла кызына.
Кадерле әниебезне, әбиебезне чын күңелдән 80 яшьлек юбилее белән котлыйбыз.
Туган көнең белән тәбрик итәбез
Сәламәтлек теләп иң элек.
Һәрбер көнең үтсен бәхет белән,
Йөрәкләрдән чыккан назлы сүзләр,
Күңелләрдә булган саф хисләр!
Озын гомер, якты матур тормыш-
Бездән сиңа әйтер теләкләр.
Изге теләкләр белән улың Әнвәр, оныкларың Алик, Айнур Кантимеровлар.
Хәмитова Лилия Равил кызына.
Сөекле кызымны, иң кече, иң яраткан сеңелебезне күркәм юбилее белән котлыйбыз.
Соклансыннар өчен яраткан.
Яраткан да читтән карап торып
Соклангандыр үзе азактан.
Күңелеңдә көз муллыгы, яз җылысы,
Күңелеңнән безгә нур ага.
Изге җаннар кебек саф күңелле
Ярый син бар әле дөньяда.
Өмет тулы язлар көтсен, әйдә,
Ә көннәрең булсын уңышлы.
Бәхет-шатлыкларга күмелеп яшә,
Бизәп яшә безнең тормышны.
Әниең, Мөхәммәтҗановлар, Зәйнуллиннар, Сәйфуллиннар, барлык иркәләрең.
Хәйбуллина Гөлнур Ширияз кызына.
Хөрмәтле Гөлнур Ширияз кызы! Туган көнегез – юбилеегыз котлы булсын!
Бүгенге гомер мизгелегезнең матур бәйрәме, хатын-кызның акыл туплаган, асыл, иң күркәм чоры. Киләчәктә дә сәламәтлек, җан тынычлыгы, яңадан-яңа куанычлар, мул тормыш телибез.
Бәхетле булыгыз, уңыш янәш барсын,
Теләкләрегез кабул булсыннар!
Шатлыкларда туган һәрбер көнегез
Нурлар сибеп, назга тулсыннар!
Иң изге теләкләр белән Коралачык мәктәбе коллективы.