+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
12 октябрь 2019, 22:04

Балалар иҗат үзәге реконструкцияләнәчәк

Балалар иҗат үзәген реконструкцияләүгә 60 миллион сум кирәк булачак.
Бүген эш сәфәре барышында республика җитәкчесе Радий Хәбиров Федоровка районында балалар-үсмерләр туризмы һәм экскурсияләр станциясе, балалар иҗатын үстерү үзәге урнашкан бинада булды.
Монда 350 бала төрле юнәлештәге түгәрәкләрдә шөгыльләнә. Үзәктә 30дан артык педагог эшли.
Бинаны реконструкцияләү 60 миллион сумга төшә. Радий Хәбиров район үзәгендә андый үзәкнең һичшиксез кирәк булуын һәм реконструкция мәсьәләсе каралачагын әйтте. Республика җитәкчесе министрлыкларга һәм ведомстволарга тиешле йөкләмәләр бирде.
Фото: "Башинформ".
Читайте нас: