+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
12 октябрь 2019, 21:59

Күпер булачак!

Федоровка районына эш сәфәре барышында Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Кирюшкино авылында күпер төзелешен карады.
Ул 1960 елда төзелгән. Бүген авария хәлендә булган. Язгы ташу чорында күперне су баса һәм авыл ике өлешкә бүленә. Кайбер укучыларга мәктәпкә йөрү проблемага әверелә.
Кирюшкино авылында 379 кеше яши, шуларның 96сы - сул як ярда, 28е - балалар. Шунда ук мәктәп, балалар бакчасы, ФАП, ферма урнашкан. Шуңа күрә күпер бик тә кирәк.
Төзелеш-монтаж эшләре 75 миллион сумга төшәчәк. Күпер быел 30 ньябрьдә сафка кертеләчәк.
Кызыл таңнан.
Фото: "Башинформ".
Читайте нас: