+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
12 октябрь 2019, 22:16

Яңа эш урыннары булдыралачак

Республика җитәкчесе Федоровкада эш сәфәре барышында Покровка авылында төбәк җитәкчесе “Башкирия агросакмара” җәмгыяте терлекчелек комплексы төзелеше барышы белән танышты.Инвестор — Италиянең "Gruppo Cremonini" компаниясе — 2021 елда район территориясендә терлек симертү мәйданчыгы булдырырга планлаштыра.
1,3 миллиард сумлык проект республика өчен өстенлекле проектлар исемлегенә кертелгән һәм салым ташламаларын, башка ярдәм алуга дәгъва итә. 100 гектар мәйданлы производствода 40лап яңа эш урыны булачак. Продукция күләме елына 9 мең баш мөгезле эре терлектән артып китәр дип планлаштырыла.
Читайте нас: