+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
13 октябрь 2019, 19:17

Бер гаиләгә бәхет ишелеп төшкән

Санкт-Петербург шәһәрендә яшь гаилә баласына балалар кибетендә уенчык сатып алып бирә. Ә аларга кибет лоторея бүләк итә. Лоторея нәтиҗәләре билгеләнгәч, гаилә 5,5 миллион сум отканы билгеле була. Гаилә башлыгы сүзләре буенча, алар бу бәхеткә әле дә ышана алмый. Бу акчага, беренчедән, фатир алачакларын белдерә һәм 500 мең сумны сирәк чир белән авырган балаларга бирәчәген әйтә гаилә әгъзалары. Шунысын да әйтергә кирәк, аларның беренче баласы яман шен авыруыннан вафат булган.

Чыганак:Tatar Today
Читайте нас: