+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
15 октябрь 2019, 11:41

Россиядә бензин, авиация керосины бәяләрен кабат үзгәрешләр көтә

1 тонна авиация керосинының бәясе 59 мең 403 сум, Аи-92 һәм Аи-95 маркалы 1 литр бензин бәясе 42,56 һәм 45,79 сум тәшкил итә. 7-11 октябрьдә Россиядә Аи-92 һәм Аи-95 маркалы бензинның уртача ваклап сату бәясе 1 тиенгә артып, 1 литр өчен 42,56 һәм 45,79 сум тәшкил иткән. Дизель ягулыгының бәясе 3 тиенгә кыйммәтләнеп, 1 литр өчен 46,68 сумга җиткән. . Аи-92 маркалы бензинның биржадагы уртача бәясе 1 тонна өчен 45 мең 764 сум тәшкил иткән, бу моннан бер атна элеккеге бәядән 76 сумга кимрәк. Аи-92 маркалы бензинның уртача күпләп сату бәясе 91 сумга артып, 1 тонна өчен 46 мең 203 сумга җиткән. Аи-95 маркалы бензинның биржадагы уртача бәясе 1 тонна өчен 48 мең 629 сум тәшкил иткән, бу моннан бер атна элеккеге бәядән 777 сумга артыграк. Уртача күпләп сату бәясе 417 сумга артып, 1 тонна өчен 48 мең 600 сумга җиткән. Россия аэропортларында 1 тонна авиация керосинының бәясе хисап чорында 25 сумга артып, 59 мең 403 сум тәшкил иткән.

Чыганак: Татар-Информ

Tatar Today
Читайте нас: