+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
16 октябрь 2019, 10:42

2024 елга республиканың барлык шәһәрләрендә һәм районнарында волонтер үзәкләре барлыкка киләчәк

2019 елда “Мәгариф” милли проекты кысаларында “Социаль активлылык” төбәк проекты старт алды.

2019 елда “Мәгариф” милли проекты кысаларында “Социаль активлылык” төбәк проекты старт алды. Төбәктә проект чараларының операторы – Республика волонтерлар хәрәкәте һәм яшь инициативаларга булышлык ресурс үзәге.

Проект Башкортстанда волонтерлар хәрәкәтен үстерү өчен уңайлы шартлар булдырырга мөмкинлек бирәчәк. Бүген муниципаль берләшмәләрнең тик 35 процентында гына аны үстерү өчен кирәкле база бар. Төбәк проектының максаты – 2024 елга республиканың барлык шәһәрләрендә һәм районнарында волонтер үзәкләрен булдыру.

Әле мәгариф һәм коммерция булмаган оешмалар, шулай ук дәүләт һәм муниципаль учреждениеләр нигезләрендә 308 волонтерларга булышлык үзәге гамәлдә. Ел азагына кадәр аларның саны 318гә җитәчәк.

Республика халкы өчен волонтер акцияләре, укыту семинарлары һәм форумнары үтәчәк. Гыйнвардан октябрьгә кадәр 600дән артык кеше волонтерлык буенча мәгариф семинарларында катнашкан, ә 93 кеше волонтерлык тармагында эшкә әзерлек үткән һәм тиешле сертификатлар алган.


#национальныепроекты

#нацпроекты

#региональныепроекты

#регпроекты

#нацпроектыБашкортостан

#регпроектыБашкортостан
Читайте нас: