+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
17 октябрь 2019, 18:03

100 яшь - алтын вакыт

Безгә шушы көннәрдә хөрмәтле туганыбыз Хәдичә Гайнетдин кызы Хәлиуллинаның йөз яшьлек күркәм гомер бәйрәмендә катнашырга насыйп булды. Тормыш баскычларымда педагогика, психология, дин галимнәренең эшләрен күпме укысам да, бер бик гади сорауга җавап таба алганым юк иде. “Сәламәтлегеңне, зиннәтле акылыңны төгәл саклап, олы яшькә кадәр яшәүнең асылы нәрсәдә?” Хәдичә апаның гомер мизгелләре белән якынрак танышкач, серле йомгакның серләрен ачтым бугай.

Нәсел очы - Коралачык авылында, дәвамы – Мәскәүдә

Йөз еллык тормыш юлын бу кәгазь битләренә сыйдыруы бик кыен булса да, тирән эз калдырган, ил тарихы белән бергә үрелеп үткән аның гомер мизгелләрен гәзит укучыларга җиткерәсем килә.

Хәдичә Гайнетдин кызы 1919 елда күпбалалы гаиләдә 7нче бала булып дөньяга килә. Коралачык авылы мәктәбендә 7 сыйныфны тәмамлаганнан соң, 1938 елда яшь кенә сылу кызны Өчбүләк авылына башлангыч сыйныф укытучысы итеп тәгаенлиләр. Беренче мәхәббәте дә шушы елларда чәчәк ата һәм яңа гаилә төзелә. Хәдичә апа сөйгәне белән бергә яшәгән елларын кабатланмас бер матур төш кебек кенә хәтерендә саклый. Дәһшәтле Бөек Ватан сугышының беренче көннәрендә үк ул тормыш иптәше Фазлыйәхмәтен фронтка озата. Сандыгы төбендә әлеге көндә дә саргаеп беткән: “Ирегез Ватаныбыз азатлыгы өчен батырларча һәлак булды”, - дип язылган кәгазь саклана. Тагы да ул абыйлары Гобәйдулла, Гаязетдин, Хәмзәне сугышка озата. Хәмзә абыйсы 1943 елда Донбасста, Артемовка авылы янындагы сугышта һәлак була. Күрсәткән батырлыклары өчен Беренче дәрәҗә Ватан сугышы, Кызыл йолдыз орденнары белән бүләкләнә. Хәдичә Гайнетдин кызының хатирәләрен яңартып, яңа битләр ачкан саен хәйран калам һәм сокланам. Каты язмыш сынаулары ачы җилдәй бәгыренә үтсә дә, җанын таштай катыра, җиргә егып төшерсә дә, рухи көчен богаулый алмаган, Раббысына булган мәхәббәтен югалтмаган.

Әй, бу газиз дөнья! Кем үлчәгән җиңеллеген, авырлыгын, бәхет тулы минутларын, йөрәкләрнең авыр ярасын?!

Тарих битләрендә зур урын алган сугыштан соңгы елларда илебезне аякка бастыру өчен бирелгән фидакарь хезмәт. Хәдичә Гайнетдин кызын бу тормыш сынулары яңа максатлар куярга, авырлыкларны җиңеп чыгып, алга барырга өйрәтә. Яңадан гаилә корып, тормыш иптәше Ильяс белән биш бала үстерәләр. Һәрберсе югары белем алып, тормышта үз юлларын табалар. Хәдичә апаның хезмәт стажы - 35 ел. Аңа Федоровка районының Динес, Өчбүләк, Батыр, Әтәч авылларында укытучы, директор урынбасары вазыйфаларын үтәргә туры килә. Ватаныбыз моның өчен тугры кызын “Хезмәт батырлыгы өчен”, “Аеруча хезмәт күрсәткәне өчен” медальләре белән бүләкли.

Кайгы җилләре тагы да килеп бусагасына уза… Олы улы Хәмзә хәрби задание үтәргә Венгриягә юлга чыкканда һәлак була, кече улы Малик авыр чирдән вафат була, ире Ильяс бакыйлыкка күчә.

Хак мөселманга бирелгән иң зур бүләк – сабырлык. Кайгы килсә мөселман сабыр итә, әҗер ала, Аллаһыга якыная, шатлык килсә - шөкер итә, савап ала.

Иң зур байлык – канәгать булу

Бүгенге көндә Хәдичә Гайнетдин кызы имин һәм бәрәкәтле, матур һәм җитеш тормышта, кече кызы Галиянең гаиләсе тәрбиясендә сокланырлык озын гомер кичерә. Кадерләп үстергән балаларының, оныкларының игелекләрен күреп, һәр яңа туган көнне догада үткәрә.

Улы Рәфис Мәскәү архитектура институтын тәмамлап, Уфада хезмәт итте, әлеге вакытта хаклы ялда.

Әйе, Хәдичә апа тормыштан канәгать булып, күтәренке күңел белән яши белә. Йөрәгендә булган хис-тойгыларын шигырь юлларына салып, көйләр чыгара. Бигрәк тә туган ягын, авылда калган туганнарын өзелеп сагына һәм ихлас күңелдән сәлам җибәрә.

Нәселебезнең горурлыгы, хазинәсе, йөзек кашы, “ак әби” булып, җан тынычлыгы белән, калган гомер баскычларын да гыйбадәттә үткәрергә язсын.


Люция ГОМӘРОВА-ИШМӨХӘММӘТОВА.

Фото гаилә альбомыннан.
Читайте нас: