+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
17 октябрь 2019, 11:16

Аналогны сүндергәч кызу линиягә ике меңнән артык шалтырату килгән

14 октябрьдә ил буенча федераль телеканалларны аналоглы тапшыру сүндерелде.

14 октябрьдә ил буенча федераль телеканалларны аналоглы тапшыру сүндерелде. “Русия Федерациясендә санлы икътисад” милли проекты кысаларында Русия санлы телевидениегә күчте.

Бу турыда БР Киң мәгълүмат чаралары агентлыгы хәбәр итә.

“Башлыча кешеләр җиһазны тоташтыру һәм аны көйләү мәсьәләләре буенча консультация бирүләрен үтенә. Өлкән яшьтәге һәм аз хәрәкәтләнүчән гражданнар волонтерлар ярдәмен сорый. Мондый үтенеч белән 450 кеше мөрәҗәгать итте, заявкаларның яртысы диярлек эшкәртелде дә инде. Халыкны борчыган көнүзәк мәсьәләләрнең берсе булып БЮТ телеканалын көйләү мәсьәләсе кала – ул республика буенча элекке кебек үк аналоглы режимда күрсәтә”, - дип аңлаттылар ведомствода.

Башкортстанда аз керемле гражданнарга – баласына ай саен ала торган пособие алучыларга һәм пенсиясенә федераль социаль өстәмә түләү алучыларга санлы эфирлы яки спутник телевидениесын кабул итү өчен җиһаз сатып алуга һәм урнаштыруга дәүләт ярдәме күрсәтелә. Сигез меңнән артык кеше дәүләттән ярдәм алган. Тагы да ике меңгә якыны компенсация сорап мөрәҗәгать иткән. Ә волонтерлар җиһазны көйләргә ярдәм итә.

Башкортстан халкы теләсә кайсы вакытта кызу линиягә шалтыратып, кирәкле мәгълүматны белә ала. Кызу линия телефоны: 8 (800) 347-00-55.


#национальныепроекты

#нацпроекты

#нацпроектыБашкортостан

#ЦифровоеТелевидение

#ЦифроваяЭкономика


Яңалык һәм фото чыганагы: http://www.bashinform.ru/
Читайте нас: