+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
17 октябрь 2019, 17:26

Мәләвез юлчылары Салаватта да эшли!

“Башкиравтодор” предприятиесе составындагы әйдәүче коллектив быел гомум эш күләмен 150 миллион сумга җиткерү бурычы куйган
Дөресен әйтергә кирәк, Мәләвез юл ремонтлау-төзү идарәсендә эшләр моннан төгәл өч ел элек, коллектив җитәкчелегенә дистә елдан артык Федоровка районы хакимияте башлыгы вазыйфасын башкарган зур тәҗрибәле һәм булдыклы җитәкче Радик Ишмөхәммәтов килгәннән соң шушы рәвешле ныклы алга китте. Бу җәһәттән Радик Гыйльметдин улы җитәкчелегендә тәүге ел йомгаклары буенча ук коллектив, аннан алдагы елдагы эшчәнлек күрсәткечен 30 процентка яхшыртып, 80 миллион сумнан 110 миллион сумга җиткергән иде. Быел исә инде Мәләвез юл ремонтлау-төзү идарәсе уңганнары 150 миллион сумлык эш күләменә чыкканнар. Һәм бу да чик түгел әле, чөнки үз карамагындагы территориядәге эшләрне һәрдаим вакытында һәм югары сыйфат белән башкарган алдынгы коллективка “Башкиравтодор” предприятиесе тендерда откан якын-тирә шәһәр-районнардагы эш күләмнәрен дә бирә башлаган. Мәләвез юлчылары Салават шәһәренең көнчыгышындагы яңа бистәдә элекке бакчалар урынында күтәргән 404 метр озынлыктагы яңа урам нәкъ шундый объектларның берсе булып тора да инде. Сентябрь уртасында без булганда биредә эшнең иң кызган мәле иде.
— Калинин урамындагы әлеге юл “Хәвефсез һәм сыйфатлы автомобиль юллары” программасы кысаларында төзелә. Аның заказчысы — Салават шәһәре хакимияте. Озынлыгы — 404, киңлеге 14 метр, гомум суммасы 26,4 миллион сум булган әлеге объект төзелешенә август башында керештек. Шул рәвешле, эшләрнең байтак өлеше башкарылды да инде. Яңа юлга таш-кырчын түшәү, бордюрлар урнаштыру, аннары асфальт җәю эшләре генә калып бара. Салават шәһәре өчен мөһим объектны октябрь азагына файдалануга тапшыру максаты куябыз, — дигән иде ул чакта, эшләр торышы белән таныштырып, Мәләвез юл ремонтлау-төзү идарәсе җитәкчесе Радик Ишмөхәммәтов.
Әйтергә кирәк, объектны сыйфатлы итеп төзеп, вакытында файдалануга тапшыру максатында алдынгы коллективтан 20 кеше чын мәгънәсендә алсыз-ялсыз эшләде, чөнки юл төзелеше шимбә-якшәмбе көннәрендә дә туктап тормады. Төзелешкә алты берәмлек “КамАЗ”, экскаватор, кәтүк, грейдер, бульдозер, башка юл техникасы җәлеп ителде. Идарә автобусы эшчеләрнең Мәләвездән Салаватка иртә таң белән килеп җитеп, кичен эш сәгате тәмамлангач кайтуын тәэмин итте. Идарә җитәкчесе Радик Гыйльметдин улы исә бу көннәрдә объектта кунып эшләде дисәк тә һич арттыру булмастыр. Шуның нәтиҗәсе буларак, бүген инде объектта эшләр ахырына якынлашкан.
— Мәләвездән читтәге әлеге объектта да коллектив бердәм тырышлык күрсәтте. Бу җәһәттән аеруча мастер Радик Галиев, юлчылар Ринат Вәлитов, Гафур Хәмидуллин, алдынгы экскаваторчы Рамил Гаделшин, водительләр Ринат Манапов, Сергей Сорокин һәм башкаларның фидакарь хезмәтен аерым билгеләп үтәсе килә. Мондый егетләр белән тигез җирдә генә түгел, таулар актарып юл салуга да курыкмыйча алынырга мөмкин. Форсаттан файдаланып, Мәләвез юл ремонтлау-төзү идарәсенең барлык хезмәткәрләрен якынлашып килүче һөнәри бәйрәмебез белән котлыйм, аларга яңадан-яңа уңышлар юлдаш булуын, гаиләләренә иминлек телим, — диде, башкарылган эштән канәгатьлек белдереп, шушы көннәрдә телефон аша сөйләшкәндә Радик Гыйльметдин улы.
Әйтергә кирәк, 481,419 километр юлны хезмәтләндерүче Мәләвез юл ремонтлау-төзү идарәсе коллективы Салават шәһәрендәге объекттан тыш та ел башыннан гаять зур колачлы эш башкарган. Аерым алганда, территориаль заказ буенча алар Самойловка — Үзәк усадьба, Көнбатыш урау, Түләк — Самароивановка юлларын, Мәләвез шәһәрендә Юрматы, Октябрь урамнарын, коммуналь-торак хуҗалык идарәсе территориясен, Смаково-Басурмановка юлын ремонтлаган. Әлеге объектларда 48 миллион 598,3 мең сумлык эш башкарылган. Моннан тыш, Мәләвез районы буенча төбәк әһәмиятендәге һәм муниципаль әһәмияттәге юлларны карап тоту буенча 38 миллион 442 мең сумлык хезмәт куйганнар. Бер үк вакытта, күренүенчә, оешманың тышкы заказлар буенча эш күләме дә елдан-ел арта бара. Бу җәһәттән Радик Ишмөхәммәтов, Салават шәһәреннән тыш, тагын ике объектка алыну ихтималлыклары хакында да җиткерде.
Әйткәндәй, Салават шәһәрендәге урамга Мәләвез юлчылары ком-гравий катнашмасын да, асфальтны да үз карьерыннан, үз заводыннан китерде, таш-кырчынны Мөрсәлим яткылыгыннан алдылар. Ягъни Мәләвез идарәсенең заманча җиһазландырылган асфальт заводы бүген үзләренең ихтыяҗларын гына канәгатьләндереп калмыйча, читтәге заказларны да үтәү мөмкинлеге бирә. Бу җәһәттән 8 кеше эшләгән, ныклы сыйфат контроле лабораториясе булган заводта узган тугыз ай эчендә генә дә 20500 тонна асфальт-бетон катнашмасы җитештерелгән.
Гомумән, Мәләвез юл ремонтлау-төзү идарәсе соңгы чорда, кайсы гына юнәлешне алсаң да, нәтиҗәле үсеш кичерә. Әйтик, соңгы ике елда гына да идарә алты яңа “КамАЗ” машинасы, “МТЗ-82” тракторы белән тулыланган, коллективның эш күләме, шуңа бәйле хезмәткәрләр саны һәм уртача эш хакы да елдан-ел артуга бара. Әйтик, былтыр коллективта 70 кеше эшләсә, быел хезмәткәрләр саны 79га җиткән, уртача хезмәт хакы исә 28 мең сумнан арткан. Кыскасы, һөнәри бәйрәмнәрен яхшы кәефтә, мәртәбәле хезмәт уңышлары һәм киләчәккә тагын да югарырак максатлар белән каршы ала Мәләвез юлчылары. Аларга барлык мөһим башлангычларында да уңышлар юлдаш булсын дигән теләктә калыйк!
Илдар Фазлетдинов.
Уфа — Салават — Мәләвез — Уфа.
Кызыл таң
Читайте нас: