+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
21 октябрь 2019, 17:16

17 октябрьдә Ижауда “СМИротворец-2019. Идел” конкурсы җиңүчеләрен тантаналы бүләкләү булды

Гомумрусия конкурсының округ этабында Идел буе федераль округының барлык республикаларыннан һәм өлкәләреннән киң мәгълүмат чаралары вәкилләре катнашты. “Юлдаш ФМ” радиосының “Рус телендә башкорт мотивлары” проекты “Туген телләр” номинациясендә беренче урынны яулады.

Программаның авторы, “Юлдаш ФМ” радиосының баш редакторы Роза Тухбатова сөйләвенчә: “Күпмилләтле Башкортстанда бик күп: төрек, славян, фин-угор телләре яңгырый. “Рус телендә башкорт мотивлары” рубрикасында “Юлдаш ФМ” радиосы тыңлаучыларны башкорт теленнән рус теленә уңышлы күчеп киткән сүзләр белән таныштыра. Мәсәлән, еш кына хатынының ирен: “Ты опять пьяный пришел? У, хайван!” дип әрләвен ишетергә була. Монда рус теленең бик үк матур булмаган “скотина” сүзе “хайван” сүзенә алмаштырылган. Мәгънәсе шул ук, ә яңгыравы башка”.

“Рус телендә башкорт мотивлары” программасы рус тыңлаучысына башкорт теленә яңача карарга мөмкинлек бирә, аны өйрәнүдә кызыксыну уята.

Милләтара һәм этноконфессиональ мөнәсәбәтләр темасын иң яхшы яктыртуга “СМИротворец” киң мәгълүмат чаралары конкурсы быел ХI тапкыр үткәрелә. Аны оештыручылар – Милләтләр эшләре буенча федераль агентлык һәм Этникара журналистика гильдиясе.

#спутник

#спутник_фм

#СМИротворец

Яңалык авторы: Ярмөхәммәтова Гөлдәр Рәсүл кызы, "Башкортстан" ДУП ТРК РБ SMM-белгече.
Читайте нас: