+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
28 октябрь 2019, 18:23

Розаларны капларга вакыт

Синоптиклар алдагы көннәрдә 7 градуска кадәр салкынайта, ди.
Роза куакларын бик иртә ябарга ярамый. Алар 5 градус салкынлыкны да яхшы кичерә. Түбән температура чәчәкләрне чыныктыра гына. Ә менә һава температурасы 6-7 градуска төшкәч, розаларны капларга кирәк. Сабаклары 50 сантиметр калдырып киселгән куак төпләренә 10-15 сантиметр биеклектә коры субстрат — ком, вак йомычка, ылыслы пычкы чүбе кушылган яфрак черемәсе өеп чыгарга кирәк.
Һәр куакны агач тартма белән каплап, өстенә пленка ябарга һәм кырыйларын кирпеч белән бастырырга. Ә иң уңайлысы — һәр куакны спанбонд яки лутрасил кебек тукыма белән 4-5 кат уратырга, бау белән бәйләргә һәм өстеннән капчык кидереп куярга.
Кар яугач, розаларны кар белән капларга онытмагыз, шулай эшләгәндә, алар кышкы салкыннарда яхшы сакланачак, дип яза "Кызыл таң" гәзите.
Читайте нас: