+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
28 октябрь 2019, 16:23

Русия Почтасы Башкортстанда банклар булмаган авылларда чүп өчен түләүне комиссиясез алачак

24 октябрьдә Федераль почта хезмәтенең Башкортстан Республикасындагы идарәсе кредит-финанс учреждениеләр булмаган авыллардагы почта бүлекчәләрендә чүп түгү өчен түләүне комиссиясез алырга карар итте.

24 октябрьдә Федераль почта хезмәтенең Башкортстан Республикасындагы идарәсе кредит-финанс учреждениеләр булмаган авыллардагы почта бүлекчәләрендә чүп түгү өчен түләүне комиссиясез алырга карар итте. “Федераль почта хезмәте идарәсе, түләү агенты буларак, почта бүлекчәләрендә түләүләр алганда тарифлар куярга хокуклы булса да, халыкка хезмәтне үз хакына күрсәтергә карар итте. Русия Почтасы – социаль юнәлтелгән предприятие, шуңа да банк бүлекчәләре булмаган авылларда чүп түгү өчен түләүне комиссиясез алачакбыз”, - дип билгели Федераль почта хезмәтенең Башкортстан Республикасындагы идарәсе директоры Ирек Галимов. Барлыгы Башкортстанда кредит-финанс учреждениеләре филиаллары булмаган авылларда 700 почта бүлекчәсе эшли. Элемтә бүлегеннән тыш, республика халкы чүп өчен түләүне почтальон аша почта-касса терминалыннан да түли ала. Соңгысы Русия Почтасы аша пенсия алучы пенсионерлар, чүп түгү өчен төбәк операторы белән шулай ук килешү төзергә тиешле булган бакча берләшмәләре әгъзалары өчен аеруча уңайлы.
Читайте нас: