+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
5 ноябрь 2019, 10:55

2024 елда республиканың барлык шәһәрләрендә һәм районнарында волонтерлык үзәкләре барлыкка киләчәк

2019 елда “Мәгариф” милли проекты кысаларында “Социаль активлылык” төбәк проекты старт алды. Төбәктә проект чараларының операторы – Республика волонтерлык хәрәкәте һәм яшьләр инициативаларына булышлык ресурс үзәге. Бүген муниципаль берләшмәләрнең тик 35 процентында гына волонтерлыкны үстерү өчен кирәкле база бар. Проект Башкортстанда шушы хәрәкәтне үстерү өчен уңайлы шартлар булдырырга һәм аларны үстерергә мөмкинлек бирәчәк. Аның максаты – 2024 елга республиканың барлык шәһәрләрендә һәм районнарында волонтерлык үзәкләре булдыру. Әле мәгариф һәм коммерция булмаган оешмалар, шулай ук дәүләт һәм муниципаль учреждениеләр нигезендә 308 волонтерлыкка булышлык үзәге гамәлдә. Ел азагына аларның саны 318гә җитәчәк. Быел “Социаль активлылык” төбәк проекты кысаларында Башкортстанның алты муниципаль берләшмәсендә волонтерлык зона ресурс үзәкләре барлыкка киләчәк. Республика халкы өчен волонтерлык акцияләре, семинарлар һәм форумнар уза. Гыйнвардан октябрьгә кадәр волонтерлык буенча семинарларда 600дән артык кеше катнашты, ә 93 кеше волонтерлык тармагында эшкә әзерлек үтте һәм тиешле сертификатлар алды. #национальныепроекты #нацпроекты #региональныепроекты #регпроекты #нацпроектыБашкортостан #регпроектыБашкортостан

2019 елда “Мәгариф” милли проекты кысаларында “Социаль активлылык” төбәк проекты старт алды. Төбәктә проект чараларының операторы – Республика волонтерлык хәрәкәте һәм яшьләр инициативаларына булышлык ресурс үзәге.
Бүген муниципаль берләшмәләрнең тик 35 процентында гына волонтерлыкны үстерү өчен кирәкле база бар. Проект Башкортстанда шушы хәрәкәтне үстерү өчен уңайлы шартлар булдырырга һәм аларны үстерергә мөмкинлек бирәчәк. Аның максаты – 2024 елга республиканың барлык шәһәрләрендә һәм районнарында волонтерлык үзәкләре булдыру.
Әле мәгариф һәм коммерция булмаган оешмалар, шулай ук дәүләт һәм муниципаль учреждениеләр нигезендә 308 волонтерлыкка булышлык үзәге гамәлдә. Ел азагына аларның саны 318гә җитәчәк.
Быел “Социаль активлылык” төбәк проекты кысаларында Башкортстанның алты муниципаль берләшмәсендә волонтерлык зона ресурс үзәкләре барлыкка киләчәк. Республика халкы өчен волонтерлык акцияләре, семинарлар һәм форумнар уза. Гыйнвардан октябрьгә кадәр волонтерлык буенча семинарларда 600дән артык кеше катнашты, ә 93 кеше волонтерлык тармагында эшкә әзерлек үтте һәм тиешле сертификатлар алды.
#национальныепроекты
#нацпроекты
#региональныепроекты
#регпроекты
#нацпроектыБашкортостан
#регпроектыБашкортостан
Читайте нас: