-4 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
6 ноябрь 2019, 11:11

Путин эшләп йөрүче күп балалы опекун-аналар өчен пенсияләр белән мәсьәләне хәл итәргә кушты

Эшләп йөрүче күп балалы аналар пенсиягә чыкканда аның страховка өлешен алмау турындагы мәсьәлә хәл ителәчәк. Бу турыда Русия президенты Владимир Путин хәбәр итте.

Эшләп йөрүче күп балалы аналар пенсиягә чыкканда аның страховка өлешен алмау турындагы мәсьәлә хәл ителәчәк. Бу турыда Русия президенты Владимир Путин хәбәр итте. Ул хөкүмәткә бу “гаделсезлек”не бетерергә кушкан да инде.

Килешү буенча опекун булып эшләүче, 21 балигъ булмаган баланы тәрбияләүче күп балалы ана Калининград өлкәсендә җәмәгатьчелек вәкилләре белән очрашуда биш елдан соң пенсиягә чыгачагын, эшләп йөрүче пенсионер булып саналачагын, шул ук вакытта пенсиянең страховка өлешен алмаячагын сөйләде. Дәүләт башлыгы күп балалы опекун-аналарның мөһим рухи эш башкаруын билгеләде. “Әлбәттә, Сезнең кебек кешеләр өчен дәүләт искәрмә ясый ала һәм ясаячак та”, - диде Путин.


Яңалык чыганагы: https://tass.ru


#ВладимирПутин.
Читайте нас: