+1 °С
Болытлы
Бөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
8 ноябрь 2019, 11:55

Милли проект кысаларында Башкортстанда гаилә консультацияләре көнәре үткәрелә

Башкортстан халкы “Гаилә” үзәкләрендә гаиләләрне социаль яклау буенча сорауларына җаваплар алу мөмкинлегенә ия. Консультатив акция Владимир Путинның майдагы указлары белән расланган “Демография” милли проектын тормышка ашыру кысаларында оештырылган. БР Гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министрлыгының мәгълүмат хезмәте хәбәр итүенчә, акция барышында төбәк халкы гаиләләрне социаль яклау мәсьәләләре буенча сорауларына җаваплар, төрле учреждениеләр һәм ведомстволар (күпфункцияле үзәкләр, пенсия фонды идарәләре, халык мәшгульлеге үзәкләре һ.б.) белгечләреннән консультацияләр ала ала. Чараны оештыручылар хәбәр итүенчә, мондый акцияләр “Гаилә” үзәкләрендә һәр айның тәүге чәршәмбесендә үтә. Шулай ук үзәкләр каршында медиаторлар эше оештырылган, алар гаилә парларына бәхәсләрен хәл итәргә булышлык итә. Анык районда консультацияләр вакытын Башкортстанның Гаилә порталында белә аласыз. #нацпроекты #нацпроектыБашкортостан #ВладимирПутин

Башкортстан халкы “Гаилә” үзәкләрендә гаиләләрне социаль яклау буенча сорауларына җаваплар алу мөмкинлегенә ия. Консультатив акция Владимир Путинның майдагы указлары белән расланган “Демография” милли проектын тормышка ашыру кысаларында оештырылган.
БР Гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министрлыгының мәгълүмат хезмәте хәбәр итүенчә, акция барышында төбәк халкы гаиләләрне социаль яклау мәсьәләләре буенча сорауларына җаваплар, төрле учреждениеләр һәм ведомстволар (күпфункцияле үзәкләр, пенсия фонды идарәләре, халык мәшгульлеге үзәкләре һ.б.) белгечләреннән консультацияләр ала ала.
Чараны оештыручылар хәбәр итүенчә, мондый акцияләр “Гаилә” үзәкләрендә һәр айның тәүге чәршәмбесендә үтә. Шулай ук үзәкләр каршында медиаторлар эше оештырылган, алар гаилә парларына бәхәсләрен хәл итәргә булышлык итә.
Анык районда консультацияләр вакытын Башкортстанның Гаилә порталында белә аласыз.
#нацпроекты
#нацпроектыБашкортостан
#ВладимирПутин
Читайте нас: