+7 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
11 ноябрь 2019, 16:44

Газ керткәндә кемнәргә ярдәм тиеш?

Республика Хөкүмәте Премьер-министрының беренче урынбасары Андрей Назаров үткәргән киңәшмәдә газ керткәндә ташламаларга хокуклы гражданнар категорияләре аталды.

Республика Хөкүмәте Премьер-министрының беренче урынбасары Андрей Назаров үткәргән киңәшмәдә газ керткәндә ташламаларга хокуклы гражданнар категорияләре аталды.
Башкортстанда йортларга газ үткәргәндә инвалидлар, күпбалалы гаиләләр, инвалид бала тәрбияләүче гаиләләр, Бөек Ватан сугышында катнашучылар һәм сугыш инвалидлары дәүләттән ярдәм алырга хокуклы.
Республиканың Төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт комитеты рәисе Марат Әхмәдуллин белдерүенчә, Бөек Ватан сугышында катнашучыларга һәм сугыш инвалидларына — 100 мең сум, инвалидларга, инвалид бала тәрбияләүче гаиләләргә 60 мең сум акча биреләчәк.
Әгәр дә гаиләнең җан башына туры килгән кереме һәр кешегә яшәү минимумы дәрәҗәсеннән артмый икән, сертификат шулай ук 100 мең сум булачак. Сертификат гражданнарга газ үткәрү челтәре булганда гына бирелә.
Марат Әхмәдуллин белдерүенчә, бу максатларга 664 миллион сум юнәлтеләчәк.
Автор: Резеда Галикәева
Кызыл таң
Читайте нас: