+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
13 ноябрь 2019, 11:55

Декрет ялындагы хатын-кызлар бушлай яңа һөнәр алу мөмкинлегенә ия

Башкортстанда эшкуарларның өч яшькә кадәрге балаларын карау буенча декрет ялында булган хезмәткәрләренең квалификациясен арттыруны, яңа һөнәр алуга чыгымнарын республика бюджетыннан каплауны күзаллаган проект буенча фикер алышалар.

Башкортстанда эшкуарларның өч яшькә кадәрге балаларын карау буенча декрет ялында булган хезмәткәрләренең квалификациясен арттыруны, яңа һөнәр алуга чыгымнарын республика бюджетыннан каплауны күзаллаган проект буенча фикер алышалар. Документны Владимир Путинның майдагы указы белән расланган “Демография” милли проектының “Хатын-кызлар мәшгульлегенә булышлык – өч яшькә кадәрге балаларга мәктәпкәчә белем бирү өчен шартлар булдыру” төбәк проектын тормышка ашыру кысаларында Башкортстан Республикасының Гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министрлыгы эшләгән.
Проект декрет ялындагы хатын-кызларның конкуренциягә сәләтлелеген арттыруга, аларның яңа технологияләр һәм таләпләр белән эшләргә өйрәнүенә, эшкә чыгар алдыннан һөнәрләре буенча белемнәрен яңартуга, хезмәт базарында таләп ителгән яңа һөнәр һәм компетенцияләр алуга юнәлтелгән.
Шулай ук бу программа кысаларында хезмәт мөнәсәбәтләре булмаган, мәктәпкәчә яшьтәге балалары булган хатын-кызлар да укый алачак. Алар өчен эш хакының минималь күләмендә стипендия түләү каралган.
Проектның тексты белән 2019 елның 27 ноябренә кадәр http://regulation.bashkortostan.ru/projects#npa=7793 адресы буенча төбәк порталында танышырга була, шулай ук аның буенча фикер алышуда катнашырга мөмкин.
#национальныепроекты
#нацпроекты
#региональныепроекты
#регпроекты
#нацпроектыБашкортостан
#ВладимирПутин
Яңалык чыганагы: https://mgazeta.com/
Фото ачык чыганаклардан.
Читайте нас: