+7 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
13 ноябрь 2019, 13:00

Путин авылларда хатын-кызлар өчен кыскартылган эш көне турында законга кул куйды

Русия Президенты Владимир Путин авыл җирендә эшләүче хатын-кызларның эш вакытын кыскартучы законга кул куйды.

Русия Президенты Владимир Путин авыл җирендә эшләүче хатын-кызларның эш вакытын кыскартучы законга кул куйды.
Закон Русия Хезмәт кодексына үзгәрешләр кертә. Яңа кагыйдәләр буенча, авыл җирендә хатын-кызлар өчен эш атнасы 36 сәгатьтән артмаска тиеш, шул ук вакытта эш хакы тулы эш атнасындагы кебек кала.
Шулай ук хатын-кызларның шартлар буенча эш көне өлешләргә бүленгән җирләрдә югары эш хакы алуга хокугы да билгеләнә. Хезмәт хакын арттыру күләме законның гамәлгә керү вакытына билгеләнгән күләм белән чагыштырганда кимемәскә тиеш.
Моннан тыш, хатын-кызлар аена бер ял көне алырга хокуклы, тик бу көн өчен акча түләнми.
#ВладимирПутин
#АвылХатынКызлары
#АшкадарТаңнары
Яңалык чыганагы: https://www.gazeta.ru/
Фото ачык чыганаклардан.
Читайте нас: