+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
14 ноябрь 2019, 18:14

Федоровка укучылары суд залын күрде

Дәүләт һәм хокук аңлатмаларын, законнарны, гражданлык бурычларын үтәргә кирәклеген балага кечкенәдән салырга кирәк. Бу процесста балаларны суд власте, аның эшенең спецификасы белән таныштыру яхшы нәтиҗә бирә. Шушы максатта Федоровка 2нче мәктәбенең 9 А сыйныфы укучылары өчен район судына экскурсия оештырылды.

Очрашу мәктәп укучыларында Русия суд системасына позитив караш тәрбияләү, өстәмә һөнәри юнәлтү өчен таныштыру-аңлату характерында булды.
Судья ярдәмчесе Ольга Малахова балаларны җинаять һәм граждан эшләре каралган суд заллары буенча үткәрде, судопроизводство процедурасының ничек башкарылуын сөйләде. Суд эшмәкәрлеге турында күбрәк белү өчен балалар үзләрен кызыксындырган сорауларын бирде. Очрашу кызыклы һәм бай булды. Укучылар үткәрелгән чара өчен рәхмәт әйтеп, суд хезмәткәрләренә эшләрендә уңышлар теләделәр. Ә балаларның кайсысыдыр мондый экскурсиядән соң арытабангы һөнәрен сайлауда нокта куйды.
Читайте нас: