Башкортстан Республикасында 21 шәһәрдән тик алтысы гына яшәү өчен имин шәһәр статусын алган. Кече шәһәрләр категориясендә алар Дүртөйле һәм Агыйдел, урта шәһәрләр арасында – Сибай, Туймазы һәм Бәләбәй, эре шәһәрләр категориясендә – Стәрлетамак. Уфага “яшел зона”га керү өчен тик бер балл гына җитмәгән. Республика буенча уртача балл 173, иң әз баллны Дәүләкән шәһәре җыйган, иң күп балл – Дүртөйледә, - дип хәбәр итә Башкортстан Республикасының Торак-коммуналь хуҗалык министрлыгының мәгълүмат хезмәте.
“Торак һәм шәһәр мохите” милли проекты – Русиядә 2019-2024 елларга исәпләнгән милли проектларның берсе. Ул шәһәр мохитенең уңайлылыгын арттыруны, шәһәр мохите сыйфаты индексын 30 процентка арттыруны, шуның аркасында имин булмаган мохитле шәһәрләр санын ике тапкырга киметүне күзаллый.