+21 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
15 ноябрь 2019, 11:40

Башкортстан халкы 2020 елда ремонтланачак юлларны сайлый ала

Бүген, 15 ноябрьдә, 12.00 сәгатьтә “Башинформ” мәгълүмат агентлыгы бинасында 2019 елда “Хәвефсез һәм сыйфатлы автомобиль юллары” милли проекты чараларын үтәү йомгаклары һәм 2020 елга планнар буенча җәмәгать фикер алышулары булачак.

Башкортстан Дәүләт транспорт комитеты, “Приуралье” Упрдор, Юл хуҗалыгы идарәсе, муниципалитетлар хакимиятләре җитәкчеләре чыгыш ясаячак. Шулай ук Дәүләт Җыелышы-Корылтай, ЮХХДИ идарәсе, Гомумрусия халык фронты, профильле җәмәгать оешмалары вәкилләре чакырылган.
“Хәвефсез һәм сыйфатлы автомобиль юллары” милли проектында илнең 83 субъекты, шул исәптә Башкортстан да катнаша. Республикада 2024 ел азагына кадәр Уфа һәм Стәрлетамак агломерацияләре юл челтәрләренең 85 процентын, төбәк һәм муниципальара билгеләнештәге юлларның 56,5 процентын норматив торышка китерәчәкләр. Шулай ук иң мөһим мәсьәләләрнең берсе – төбәктә юл-транспорт вакыйгалары концентрациясе урыннарын ике тапкырга киметү.
#миллиПроектлар
#төбәкПроектлары
#миллиПроектларБашкортстан
Яңалык чыганагы: http://www.bashinform.ru
Читайте нас: