+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
15 ноябрь 2019, 17:14

Өченче бала өчен... ата капиталы

Башкортстанда "Демография" гомумдәүләт проекты кысаларында бик күп эшләр башкарыла.
Менә әле ата капиталы кертү мәсьәләсе буенча җәмәгать дискуссиясе оештырырга карар иткәннәр.
Мондый ярдәм өченче бала тугач биреләчәк. Ата капиталы ананыкын тулыландырачак һәм бөтен балалар да бер гаиләдә туып тәрбияләнгән, ә ата белән ана рәсми никахта булган очракта түләнәчәк.
Әлеге башлангычның авторы — Русия Иҗтимагый палатасының Гаиләгә, аналарга һәм балаларга ярдәм буенча комиссиясе рәисе урынбасары Сергей Рыбальченко.
Закон проекты демография хәлен яхшыртуга юнәлтелгән.
Фото: "Баш ньюс"
Автор: Резеда Галикәева
Читайте нас: