+18 °С
Облачно
Җәмгыять
31 Декабря 2020, 21:00

Алдынгылыктан – фермерлыкка

Михаил Петров озак еллар “Родина” колхозында водитель булып эшли. Тырыш, эшчән ир берничә тапкыр районда һөнәре буенча иң яхшылар исемлегендә була, Мактау грамоталары һәм бүләкләр ала. Ләкин ул 2015 елда үз крестьян-фермер хуҗалыгын оештырып җибәрергә карар итә. Дөресен әйткәндә, яхшы тормыштан түгел. Ул туган ягының чын патриоты буларак, беркайчан да себер якларына чыгып китәргә уйламый, соңгы елларга кадәр хуҗалык коллективы булыр, дип ышана. Колхоз банкрот дип игълан ителгәндә, аукционда да катнаша, хәтта. Үзе эшләгән КамАЗ машинасын сатып ала.
Үзаллы эшләү карары Михаил Анатольевичка җиңел бирелми, ләкин аңа авылдашлары ярдәмгә килә - 50 кеше үз паен арендага бирә. Шулай итеп аның 309 гектар җире барлыкка килә. 2015-2016 елларда яңа эшли башлаган фермер кыш буе документлар әзерли, төрле инстанцияләргә йөреп чыга һәм язгы чәчүгә әзерләнә.
- Минем үземнең “Беларусь” тракторым бар иде, - дип сөйли Михаил Анатольевич, - ләкин авыл хуҗалыгы инвентареннан башка чәчүне үткәреп булмый. Мин яңа “Нива-Шевроле” автомобилемне саттым һәм шул акчага чәчкеч, катоклар, сабан һәм иске Т-150 тракторы сатып алдым. Минем Новоселка янында 207 гектар участогым бар, ә калган җирләр Батыр авылы янында. Орлык сатып алдым һәм вика-солы, бодай, солы, арпа, көнбагыш чәчтем. Чәчү вакытында - туганнарым, химик утау чорында башка фермерлар ярдәм итте. Иген җыяр вакыт җиткәч, мин ватык “Нива” комбайны сатып алдым, аны юнәттем һәм шуның белән бөртекле культураларны җыйдым.
Әңгәмәдәшем әйтүенчә, ул беренче ел нәтиҗәләреннән канәгать калган, мул уңыш алган, ул пайчылары белән тулысынча исәпләшкән, иген фуражын саткан, үзенең кирәк-ярагына да артып калган.
Тормыш иптәше Елена белән бергә шәхси ихаталарында күпләп мал асрыйлар, умарталары да бар. Ул да тормыш иптәше кебек, физик эштән курыкмый. Балалары да үзләре кебек эшчән, кызлары Татьяна Уфа юридик институтның икенче курсында белем ала, уллары Никита – унынчы сыйныф укучысы. Ирле-хатынлы Петровлар үзләре салып кергән зур, матур йортта яши. Алар белән бергә иренең әти-әнисе – Клавдия Никитична белән Анатолий Алексеевич та гомер итә.
Әңгәмәбез ахырында Михаил Петровичның киләчәккә планнары белән кызыксынам.
- Тиздән тагы чәчү башланачак, мин бодай орлыгын анализга тапшырдым да инде, ләкин тагы да югарырак продукциялесен сатып алырга кирәк. Минераль ашлама аласы да бар. Узган ел 69 гектарлык печән җирен арендага алган идем, быел анда үлән чәчәрмен дип торам, - диде ул җавабында.
Михаил Анатольевич кредит алырга җыенмый, үз акчасын гына тотынырга уйлый. Артык акча булмаса да, авыл хуҗалыгы техникасы паркын тулыландырырга – культиватор һәм көнбагыш чәчү өчен чәчкеч сатып алырга планлаштыра.
Ниятләр барысы да тормышка ашсын, чөнки булдыклы кеше барысын да булдыра.

Читайте нас