

Районыбызның хәрби хәрәкәтләр ветераннары командасы Салават шәһәреннән җиңү белән кайтты.
Алар көньяк хәрби хәрәкәтләрдә катнашучылар арасында йөзү буенча ярышларда катнашты. Ул Яугир-интернационалистлар көненә багышланды. Ярышлар 18 февральдә “Алмаз” бассейнында узды. Нәтиҗәләр ике яшь категориясе буенча бәяләнде. Катнашучыларга ирекле стильдә 50 метр йөзергә кирәк иде. 25-40 яшьлекләр төркемендә федоровкалыларга җитүче булмады - барлык өч призлы урыннарны да алар алды. Мактау пьедесталын Эльмир Гозәеров, Сергей Григорьев һәм Евгений Тарасов яулады. Алар медаль һәм дипломнар белән бүләкләнде. Федоровка районының Хәрби хәрәкәтләр ветераннары җәмгыяте рәисе, запастагы подполковник Р. Гыйбадуллинга ветераннар хәрәкәтен үстерүдә һәм яшь буынга патриотик тәрбия бирүдә актив катнашканы өчен Мактау грамотасы тапшырылды.