+22 °С
Болытлы
75 лет Победы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
14 Май 2021, 09:43

«Башкортстан Республикасында эшкуарлык көннәре» майның өченче декадасында узачак

Ел саен 26 майда Русия Федерациясендә Русия эшкуарлыгы көне билгеләнә. Традиция буенча бу көннәрдә Башкортстан Республикасының Эшкуарлык буенча дәүләт комитеты «Башкортстан Республикасында эшкуарлык атнасы» үткәрә.

Чара «Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык башлангычына ярдәм» милли проекты кысаларында уза. Ул Башкортстанда имин эшлекле климат, эшкуарларның эшчәнлеге өчен уңайлы шартлар булдыру, эшкуарлык башлангычына ярдәм итү һәм аны популярлаштыруга юнәлтелгән.
Быел «Эшкуарлык атнасы» 24-28 майда Уфа шәһәре, Тынычлык урамы, 14че йорт адресы буенча урнашкан «Киләчәк фабрикасы» Инновацион эшкуарлык йортында узачак. Программада төрле темалар: креатив индустрия, уңышлы стартаплар, финанс мәсьәләләр һәм маркетинг буенча практик семинарлар, социаль эшкуарлык һәм башкалар буенча уннан артык трек булачак.
#КечеҺәмУртаЭшкуарлык
#ЭшкуарлыкБашлангычынаЯрдәм
#БашкортстандаЭшкуарлыкАтнасы
Яңалык һәм фото чыганагы: https://biznestur.bashkortostan.ru/
Читайте нас в