+9 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
18 Май 2021, 09:24

Башкортстанның агросәнәгать комплексы продукциясен экспортлау күләме беренче кварталда 64 млн доллар тәшкил иткән

Республиканың агросәнәгать комплексы продукциясен экспортлау 2021 елның беренче кварталында, РФ Федераль таможня хезмәте мәгълүматларына караганда, 64 млн АКШ доллары тәшкил иткән. Узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда үсеш – 29 млн доллар.

Традиция буенча төбәктә агросәнәгать экспортының төп өлешен май тармагы продукциясе тәшкил итә – 62 процент. Икенче урында иген культуралары, аларның өлешенә 28 процент туры килә.
Хәтерегезгә төшерәбез, 2020 елда республиканың агросәнәгать комплексы продукциясен 177,7 млн сумга (максатлы индикатор 115 млн АКШ доллары булган) экспортлаганнар. Агымдагы елда, «БР агросәнәгать комплексы продукциясен экспортлау» төбәк проекты буенча, 157,3 млн доллар күрсәткеченә ирешергә планлаштыралар. «Халыкара кооперация һәм экспорт» милли проекты буенча 2024 елга бу сан 203 млн долларга җитәргә тиеш.
#ХалыкараКооперацияҺәмЭкспорт
#МиллиПроектларБашкортстан
#ПродукциянеЭкспортлау
Яңалык һәм фото чыганагы: https://agriculture.bashkortostan.ru/
Читайте нас: