+9 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
18 Май 2021, 09:51

Путин йорт һәм хуҗасыз хайваннарның исәбен алып барырга кушты

Русия Президенты Владимир Путин хөкүмәткә 1 декабрьгә кадәр илдә йорт һәм хуҗасыз хайваннарның исәбен алып бару турындагы закон проектын әзерләргә кушты.

Русия Президенты Владимир Путин хөкүмәткә 1 декабрьгә кадәр илдә йорт һәм хуҗасыз хайваннарның исәбен алып бару турындагы закон проектын әзерләргә кушты.
«Йорт хайваннарының исәбен алып бару, хуҗасыз (шул исәптән вакцинацияләнгән һәм стерилизацияләнгән) хайваннар популяциясенең торышын мониторинглау һәм бердәм методикаларны кабул итү, йорт һәм кыргый хайваннарны асрау һәм үрчетү буенча эшчәнлекне регламентацияләү», - диелә документта.
Йөкләмәләр исемлегендә шулай ук хайваннарны вакытлыча һәм даими асрау урыннарына тапшыру тәртибен билгеләү, хайваннарга карата көч куллану турындагы хәбәрләрне тикшерү системасын кертү кирәклеге дә күрсәтелгән. Приютлар өчен нормалар эшләнәчәк. Гражданнарның хайваннарга карата җаваплы мөнәсәбәтләрен булдыруга игътибар бирү, йорт хайваннарын стерилизацияләү, вакцинацияләү һәм маркировкалауны стимуллаштыру механизмнарын булдыру планлаштырыла.
#ВладимирПутин
#ХайваннарныИсәпләү
#ЯңаЗаконПроекты
Яңалык чыганагы: https://lenta.ru/
Читайте нас: