Ул АКШка карарга кушты, анда 15 процентлы минималь корпоратив салым кертү турында уйланалар. «Мин, әлбәттә, хөкүмәт рәисен дә, икътисад блогыннан сезнең коллегаларыгызны да бу мәсьәләне тикшерергә чакырам, безнең милли мәнфәгатьләрне дә күз уңында тоту мөһим», - диде Президент Федераль салым хезмәте башлыгы Даниил Егоровка.