+18 °С
Ачык
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
18 март 2022, 08:58

Теплицасында 170 мең лалә үстергән

Иглин районының Үктәй авылыннан Илизә белән Рөстәм Фәттәховлар өчен 8 март бәйрәм түгел, ә авыр хезмәт чоры. Менә инде биш ел аларның гаилә бизнесы өчен бу – иң кызу көннәр, чөнки теплицада меңәрләгән лалә үскән, аларны җыярга һәм төрергә кирәк.

         Бизнесменнар быел гыйнвар аенда «Кече һәм урта эшкуарлык» милли проекты кысаларында үткәрелүче «Эшкуарлык сәгатендә» катнашкан. Быел Фәттәховлар тәүге тапкыр рекордлы санда – 170 мең данә лалә үстергән.

         Ассортиментта ак, кызыл, сары төстәге чәчәкләр бар. Барлыгы лаләләрнең 24 төрен үстерәләр. Суганчаларын Голландиядән турыдан сатып алалар.

Яңалык һәм фото чыганагы: https://iglino.bashkortostan.ru/about/contacts/

Автор:Алия Ибрагимова
Читайте нас: