+24 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
22 март 2022, 09:15

Ишембай районында эшкуарлык сәгате үткәрелгән

«Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык башлангычына булышлык» милли проектының «Кече һәм урта эшкуарлык субъектларын акселерацияләү» төбәк проектын тормышка ашыру кысаларында Ишембай районында эшкуарлык сәгате үткәрелгән.

         Әгәр дә дөрес юнәлеш сайлап, дәүләттән ярдәм алсаң, нинди идеяне дә керемле эшкә әйләндерергә мөмкин. Бу юлы нәкъ шундый проектлар каралган да инде.

         Вәлитов Илнур Фәрүр улы эре мөгезле мал үрчетү буенча симертү мәйданчыклары булдыру буенча эш планын тәкъдим иткән. Ә Вахитов Әнүр Ришат улы һәм Солтанбаев Кәрим Габдрәфыйк улы умартачылык буенча идеяләрен презентацияләгән. Нәтиҗәдә проектлар хупланган.

         Эшкуарлар Башкортстан Республикасы Авыл хуҗалыгы министрлыгы карамагында «Агростартап» программасы буенча конкурста катнашачак.

Яңалык һәм фото чыганагы: http://ishimbai.com/

Автор:Алия Ибрагимова
Читайте нас: