+18 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
22 март 2022, 09:25

Путин Русия сугышчыларының батырлыгын билгеләде

Русия сугышчылары Украинаны демилитаризацияләү буенча махсус операция үткәрү барышында батырлык күрсәтә. Бу турыда Русия президенты Владимир Путин белдерде, дип яза РИА Новости.

         Ул Оборона министрлыгы тарафыннан сайланган тактиканың үзен аклавын билгеләде. Аның сүзләренә караганда, гаскәрләр тыныч халык арасында югалтуларны минимальләштерү өчен мөмкин булганның барсын да эшли.

         Президент Русиянең планнарына Украинаны оккупацияләү кермәвен билгели. Аның сүзләренә караганда, безнең ил Донбассны яклау һәм аңа, ә соңыннан Кырымга басып керүне булдырмау өчен превентив гамәлләр башлый.

         Шул ук вакытта Путин махсус операцияне башлар алдыннан Киевның Минсктагы килешүләрне сигез ел буе үтәми килүен билгели. Ә алар төбәктәге конфликтны тыныч юл белән көйләү өчен ачкыч була алыр иде.

Яңалык чыганагы: https://lenta.ru/

Фото: Иван Родионов / РИА Новости

Автор:Алия Ибрагимова
Читайте нас: