+17 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
22 март 2022, 09:05

Салаватта яр буен төзекләндерүне дәвам итәләр

Башкортстан Республикасы Салават шәһәрендә «Торак һәм шәһәр мохите» милли проектын тормышка ашыру Агыйдел елгасы ярын төзекләндерергә ярдәм иткән. Яр буеның чираттагы сегментында эшләр ахырына якынлашкан. Шәһәр халкының һәм кунакларының уңайлы ялы өчен монда барсы да бар.

         Мәсәлән, стритфуд зонасында 4 павильон төзелгән. Аларның өчесендә туклану нокталары урнаштырылачак. Җәен яр буе, һичшиксез, барлык салаватлыларны үзенә тартып торачак.

         Тиздән белгечләр милли проектның соңгы, өченче этабын тормышка ашыра башлаячак – вакыйгалар мәйданчыгы төзиячәк. Әйткәндәй, дизайн-проектны шәһәр халкы белән бергә сайлаганнар.

         Яз җитү белән вакытларын яр буенда уздырырга теләүчеләр саны да арта бара. Шуңа бәйле «Кар өмәсе» кысаларында шәһәр хакимияте һәм оешмалар хезмәткәрләре балалар һәм спорт мәйданчыкларын кардан тазартырга чыккан, техника җәяүлеләр сукмакларын киңәйткән.

Яңалык һәм фото чыганагы: https://salavat.bashkortostan.ru

Автор:Алия Ибрагимова
Читайте нас: