+13 °С
Болытлы
Кремль хәбәр итүенчә, Русия Президенты Владимир Путин Индонезия башлыгы Джоко Видодо белән сөйләшү барышында G20 эше турында фикер алышкан, лидерлар алга таба багланышлар турында килешкән.
"Русия-Индонезия хезмәттәшлеге мәсьәләләре, шулай ук Джакартаның «Егермелек төркемендә» рәислеген исәпкә алып, бу берләшмә эшчәнлегенең төрле аспектлары турында фикер алышынды", – диелә хәбәрдә.
Видодо үтенече буенча Русия Президенты Украинада барган махсус хәрби операциянең агымдагы торышы турында сөйләде.
Мәгълүмат чыганагы: https://www.rbc.ru/rbcfreenews/626abe699a794797eb6de652
Фото: Михаил Метцель / ТАСС