+1 °С
Кар
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
11 Май 2022, 07:26

Русия президенты Владимир Путин Гаглоевны постка сайлануы белән котлады

Владимир Владимирович Путин Алан Гаглоевны Көньяк Осетия президенты постына сайлануы белән котлады.

Русия президенты Владимир Путин Гаглоевны постка сайлануы белән котлады
Русия президенты Владимир Путин Гаглоевны постка сайлануы белән котлады

Владимир Владимирович Путин Алан Гаглоевны Көньяк Осетия президенты постына сайлануы белән котлады. Аның телеграммасы белән Кремль сайтында танышырга була.

«Хөрмәтле Алан Эдуард улы, Көньяк Осетия Республикасы президенты итеп сайлануыгыз уңаеннан ихлас котлауларымны кабул итегез. Сезнең бу югары посттагы эшчәнлегегез дуслык һәм стратегик партнерлык принципларына нигезләнгән илләребез арасындагы мөнәсәбәтләрне ныгытуга ярдәм итәр, дип өметләнәм", - дип язды Русия Президенты үз телеграммасында.

Анда билгеләп үтелүенчә, Русия алга таба да Көньяк Осетиягә социаль-икътисади үсешнең актуаль мәсьәләләрен хәл итүдә һәм милли иминлекне тәэмин итүдә ярдәм күрсәтәчәк.

Яңалык чыганагы: https://lenta.ru/news/2022/05/10/congratulations/

Фото: Mikhail Metzel / Reuters

 

 

Автор:Лилия Кантимерова
Читайте нас: