+14 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
12 Май 2022, 08:15

Башкортстан Республикасының Караидел районында «Гурман» кафесы барлыкка килде

Башкортстан Республикасы Караидел районының Караидел авылында «Гурман» дип исемләнгән кафе-гриль төзелде, ул тәмле һәм өйдәгечә пешерелгән ризык яратучылар өчен ишекләрен ачты. Димәк, уңайлы урыннарның саны тагы да берәүгә артты. Кафеда эшләүчеләр грильдә пешерелгән көнчыгыш ризыкларына өстенлек бирә.

Моңа кадәр Заһидуллин Данил Зиннур улы «Кече һәм урта эшмәкәрлек һәм эшкуарлык инициативасына ярдәм» гомумдәүләт проекты кысаларында тормышка ашырылган эшкуарлык сәгатендә катнашкан иде. Анда аңа «Башкортстан Республикасының Караидел районы муниципаль район территориясендә кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларын үстерү һәм аларга ярдәм итү» муниципаль программа турында мәгълүмати ярдәм күрсәтелде.

Кафе бинасы ике ел эчендә төзелде. Данил Заһидуллин тормыш иптәше Танира Ринат кызы белән 65 урынга тәгаенләнгән туклану һәм бәйрәм чараларын оештыру өчен матур һәм кызыклы урын булдырды. Проект инициаторлары халыкны тәмле, иң яхшы табигый продуктлардан пешерелгән ризык белән сыйларга, кафеда мәҗлесләр үткәрергә исәп тота.

Яңалык һәм фото чыганагы: https://karaidel.bashkortostan.ru/

Автор:Лилия Кантимерова
Читайте нас: