+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
12 Май 2022, 08:25

Уфа аэропорты "Хезмәт җитештерүчәнлеге" гомумдәүләт проектын тормышка ашырды

“Уфа” халыкара аэропорты "Хезмәт җитештерүчәнлеге" гомумдәүләт проектында катнашуга нәтиҗә ясады.

Уфа аэропорты "Хезмәт җитештерүчәнлеге" гомумдәүләт проектын тормышка ашырды
Уфа аэропорты "Хезмәт җитештерүчәнлеге" гомумдәүләт проектын тормышка ашырды

“Уфа” халыкара аэропорты "Хезмәт җитештерүчәнлеге" гомумдәүләт проектында катнашуга нәтиҗә ясады.

  – "Хезмәт җитештерүчәнлеге" гомумдәүләт проектында катнашу предприятиянең җитештерүчәнлеген сизелерлек арттыра. Моның өчен компаниягә өстәмә финанс инвестицияләр юнәлтү дә кирәк түгел. Булган җиһазлар һәм шул ук персонал ярдәмендә яхшы нәтиҗәләргә ия булырга мөмкин. Уфа аэропорты 2021 елның ноябрендә гомумдәүләт проектына кушылды. Аның җитештерү процессларын яхшырту өчен берничә технологик чишелеш табылды, дип хәбәр итә Башкортстан Республикасы икътисади үсеш һәм инвестиция сәясәте министрының беренче урынбасары Айрат Фәхретдинов.

Вокзалны тазарту вакытын кыскартып, пассажирларга хезмәт күрсәтү сыйфатын яхшырту бурычы куелган була. Башкортстанның Төбәк компетенцияләр үзәге белгечләре чистарту барышында техник персоналның кирәксез хәрәкәтләрен таптылар.  Эшне яхшырту өчен чистарту маршрутлары төзеделәр, "югары дәрәҗәдәге шартларда биналарны чистарту технологиясе" документын расладылар. Нәтиҗәдә, персоналның эше стандартлаштырылды һәм берникадәр чистарту җиһазлары сатып алу тәкъдим ителде.

Төбәк компетенцияләр үзәге белгечләре аэропорт хезмәткәрләрен укытты, хезмәттәшләре белән сакчыл җитештерү осталыклары белән уртаклашсыннар өчен эчке тренерлар әзерләде.

Яңалык һәм фото чыганагы: https://economy.bashkortostan.ru/

 

Автор:Лилия Кантимерова
Читайте нас: