Башкортстан Республикасы Октябрьский шәһәрендә «Торак һәм шәһәр мохите» гомумдәүләт проектының «Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру» федераль проектын гамәлгә ашыру кысаларында Ю. Гагарин исемендәге, «Дуслык», «Нефтяник» парклары, Төньяк урамы буендагы, «Мәктәп», «Әкият» скверлары төзекләндерелде. «Йолдызлы» скверында һәм «Кояшлы» паркында эшләр дәвам итә. Быел шулай ук «Җиңү паркы»н төзекләндерү дә планлаштырыла.
Октябрьскийда яшәүче Татьяна Кетько сүзләренә караганда, шәһәр халкы «Әкият» скверы кебек искиткеч матур җәмәгать урыны барлыкка килүгә бик шат.
«Без мондый матурлыкка куанып бетә алмыйбыз! Тирә-якта торак йортлар күп, безнең сквер беркайчан да буш тормый: иртән биредә коляскалы әниләр, сабыйлар һава сулый, төштән соң скверда кече яшьтәге мәктәп балалары уйный, йөгерә – урын бихисап. Яшүсмерләр урамдагы тренажерларда рәхәтләнеп шөгыльләнә. Пенсионерлар эскәмияләрдә утыра яки скандинавия йөреше белән шөгыльләнә ала. Биредә барысына да урын җитәрлек», – ди ул.
Шәһәрнең инвалидлар җәмгыяте рәисе буларак, Татьяна өчен скверда уңайлы мохитнең барлык таләпләре дә исәпкә алынуы аеруча мөһим.
«Әкият» төзелү белән микрорайонда яшәүчеләрнең мәдәни һәм спорт чараларын үткәрү өчен үз территориясе барлыкка килде. Апрель башында, мәсәлән, анда «Тормышка 10 000 адым» Бөтенрусия акциясенең бер этабы узды, Октябрьский шәһәренең 300дән артык кешесе катнашты.
Яңалык һәм фото чыганагы: https://oktlife.ru/gorspravka/detail.php?ID=134947&RUBID=98117