+13 °С
Ачык
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
19 Май 2022, 08:45

Чакмагыш районы халкы «Китаплар - Донбасска» хәйрия акциясенә кушылды

Русия Президенты Владимир Путин тарафыннан гамәлгә ашырылган “Мәдәният” гомумдәүләт проектының «Мәдәни мохит» федераль проекты кысаларында Чакмагыш районы «Китаплар - Донбасска» хәйрия акциясенә кушылды.

Акциянең максаты: Донбасс балаларына гадәти урыс телле мохиттә уку, үсү мөмкинлеген кире кайтару. Акциядә хакимият, «Бердәм Русия» партиясенең урындагы бүлекчәсе вәкилләре, депутатлар, белем бирү учреждениеләрендә белем алучы укучылар, Чакмагыш районы китапханәләре хезмәткәрләре һәм китап укучылар катнашты.

Акция кысаларында Чакмагыш авылы модельле китапханәсе нигезендә Луганск һәм Донецк халык республикалары китапханәләре өчен сәнгать, белем бирү әдәбияты, энциклопедияләр, мәктәп программасы буенча чыгарылган китаплар - барлыгы 800дән артык китап җыелган.
Алар кәгазь тартмаларга салынган, «Бердәм Русия» партиясе символикасы беркетелгән һәм Уфа шәһәрендә китаплар җыю пунктына озатылган.

"Әлеге акциянең мөһимлеген яхшы аңлап, чакмагышлылар аны тормышка ашыруда актив катнашты. Хәйрия акциясенә китапханәнең битараф булмаган укучылары да кушылды. Җыелган китаплар үз укучысын тапсын, Донбасс халкына тынычлык һәм яхшылык посылкасы булсын", - ди китапханәче Илмира Хәмит кызы Шәфыйкова.

Яңалык һәм фото чыганагы: https://chekmagush.bashkortostan.ru/

Автор:Лилия Кантимерова
Читайте нас: