+6 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
24 Май 2022, 08:43

Башкортстан халкы яңадан укыту программасында актив катнаша

Русия Президенты Владимир Путин тарафыннан гамәлгә ашырылучы “Демография” гомумдәүләт проекты кысаларында яңадан укыту һәм һөнәри белем бирү федераль программасында беренче 19 катнашучы дәресләргә керешкән дә инде.

Исегезгә төшерәбез, Башкортстанда локаль хезмәт базары ихтыяҗларыннан чыгып формалаштырылган 965 белем бирү программасы бар.

- Ресторан бизнесында start-up, проект эшчәнлеген оештыру, таргетинг, кризиска каршы идарә, корпоратив идарә, ESG – трансформация, товарлар, хезмәт күрсәтү, сатып алу өлкәсендә контракт идарәчесе, документлар белән идарә итү һәм тәэмин итү, кадрлар менеджменты кебек юнәлешләргә ихтыяҗ аеруча зур. Төбәктәге һөнәри белем бирү юнәлешләренең тулы исемлеге белән “Русиядә эш” порталында укуга гариза тутырганда танышырга мөмкин, - ди Башкортстанның гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министрының беренче урынбасары Юрий Мельников.

Яңалык һәм фото чыганагы: https://mintrud.bashkortostan.ru/

Автор:Лилия Кантимерова
Читайте нас: