+9 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
27 Май 2022, 08:10

Башкортстан оешмалары «Хезмәт җитештерүчәнлеге» гомумдәүләт проекты кысаларында конкурста катнаша ала

Төбәк оешмалары 10 июньгә кадәр «Хезмәт җитештерүчәнлеге» гомумдәүләт проектында катнашучы предприятиеләр арасында остазлыкның иң яхшы практикалары» конкурсында катнашу өчен гариза бирә ала.  

Бәйгенең максаты - хезмәт җитештерүчәнлеген арттыру өчен остазлыкның алдынгы тәҗрибәсен ачыклау һәм тарату, бу юнәлешне үстерүгә зур өлеш керткән остазларны бүләкләү һәм республикада остазлыкның нәтиҗәле тәҗрибәсен тарату.

Конкурста Башкортстан территориясендә эшчәнлек алып баручы һәм «Хезмәт җитештерүчәнлеге» гомумдәүләт проектында катнашучы юридик берәмлекләр көч сынаша ала. Моның өчен гариза, бәйгедә катнашучы һәм остазлык практикасы турында мәгълүмат булган документларны һәм презентация материалларын тапшырырга кирәк.

Конкурс «Хезмәт җитештерүчәнлеге» гомумдәүләт проектының «Хезмәт җитештерүчәнлеген арттыру буенча системалы чаралар» федераль проекты кысаларында үткәрелә, анда республика 2019 елдан бирле катнаша. Җиңүчеләр һәм финалга чыгучылар бәйгенең бөтенрусия этабына юлланачак.

Яңалык һәм фото чыганагы: https://economy.bashkortostan.ru/

Автор:Лилия Кантимерова
Читайте нас: