-3 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
9 июнь 2022, 08:25

БР Караидел районында балалар мәйданчыгын төзекләндерәләр

Караидел районы Караидел авылында «Торак һәм шәһәр мохите» гомумдәүләт проекты кысаларында балалар мәйданчыгын төзекләндерә башлаганнар.

Балалар мәйданчыгы автошәһәрчеккә әйләнәчәк. Аның ярдәмендә балалар һәм үсмерләр юл хәвефсезлеге нигезләренә өйрәнәчәк. Биредә миниатюрада реаль юлның барлык элементлары - юл билгеләре, җәяүлеләр өчен көйләнә торган һәм җайга салынмый торган кичүләр, юл чатлары, тротуарлар, билгеләр һәм гамәлдәге светофорлар - урнаштырылачак.

Төзекләндерүне агымдагы елның 1 октябренә кадәр тәмамларга планлаштыралар.

- Проектның мөһимлеген исәпкә алып, без эшне тиз һәм сыйфатлы башкарырга тиеш. Җиһазлар сатып алынган инде, - диде «ЭкоПрайм» директоры Михаил Шумихин.

Яңалык һәм фото чыганагы: https://karaidel.bashkortostan.ru/

БР Караидел районында балалар мәйданчыгын төзекләндерәләр
БР Караидел районында балалар мәйданчыгын төзекләндерәләр
Автор:Лилия Кантимерова
Читайте нас: