+17 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
1 сентябрь 2022, 08:29

Уфада 7нче балалар музыка мәктәбе бинасын капиталь ремонтлау барышын тикшерделәр

Уфа шәһәре хакимияте башлыгы урынбасары Гөлләрия Ялчыкаева Мәдәният һәм сәнгать идарәлеге җитәкчесе Айгөл Хәсәнова белән берлектә 7нче балалар музыка мәктәбе бинасында капиталь ремонт ясау буенча эш киңәшмәсе үткәрде.

Уфада 7нче балалар музыка мәктәбе бинасын капиталь ремонтлау барышын тикшерделәр
Уфада 7нче балалар музыка мәктәбе бинасын капиталь ремонтлау барышын тикшерделәр

Уфа шәһәре хакимияте башлыгы урынбасары Гөлләрия Ялчыкаева Мәдәният һәм сәнгать идарәлеге җитәкчесе Айгөл Хәсәнова белән берлектә 7нче балалар музыка мәктәбе бинасында капиталь ремонт ясау буенча эш киңәшмәсе үткәрде. "Мәдәният" гомумдәүләт проекты ярдәмендә 60 еллык тарихлы объектны яңарту мөмкинлеге туды. Бу максатка федераль, төбәк һәм шәһәр бюджетларыннан 22 миллион сумнан артык акча юнәлтелде.

Эшләр барышын тикшергәннән соң, киңәшмә нәтиҗәләре буенча Гөлләрия Ялчыкаева объектта хезмәткәрләр санын арттырырга, мәктәп фасадын ремонтлау өчен төзелеш бригадасын оештырырга кушты.

 

Яңалык чыганагы: https://ufacity.info/

Фото чыганагы: https://contenta.info/press_releases/307529

Автор:Лилия Кантимерова
Читайте нас: