+24 °С
Ачык
Башкортстан Республикасының Гафури районында “Хәвефсез һәм сыйфатлы юллар” гомумдәүләт проекты кысаларында Талбазы – Красноусол автомобиль юлының 35нче чакрымында урнашкан Агыйдел елгасы аша күперне ремонтлау дәвам итә.
Ял көннәрендә күпердә автотранспорт хәрәкәтен уң полоса буенча ачтылар һәм корылманың сул ягында эшли башладылар. Бүгенге көндә анда юл япмасын һәм нигезен сүтәләр.
Ремонт эшләре 2023 елда тәмамланачак.
Яңалык чыганагы: https://transport.bashkortostan.ru/
Фото чыганагы: https://contenta.info/press_releases/311123