+9 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
22 сентябрь 2022, 09:33

Башкортстанда авыл хуҗалыгы техникасы җитештерү предприятиесе «Хезмәт җитештерүчәнлеге» гомумдәүләт проектында катнашты

Башкортстанда «БАШАГРОМАШ» акционерлар җәмгыяте алдынгы оештыру методикаларын гамәлгә кертү исәбенә үзенең конкурентлык сәләтен арттыра ала.

Башкортстанда авыл хуҗалыгы техникасы җитештерү предприятиесе «Хезмәт җитештерүчәнлеге» гомумдәүләт проектында катнашты
Башкортстанда авыл хуҗалыгы техникасы җитештерү предприятиесе «Хезмәт җитештерүчәнлеге» гомумдәүләт проектында катнашты

Башкортстанда «БАШАГРОМАШ» акционерлар җәмгыяте алдынгы оештыру методикаларын гамәлгә кертү исәбенә үзенең конкурентлык сәләтен арттыра ала. Бу предприятиенең «Хезмәт җитештерүчәнлеге» гомумдәүләт проектына кушылуы аркасында мөмкин булды. Тиешле килешүгә республика Хөкүмәте Премьер-министрының беренче урынбасары –икътисади үсеш һем инвестиция сәясәте министры Рөстәм Моратов кул куйды.

«БАШАГРОМАШ» предприятиесе җир эшкәртү һәм мал азыгы әзерләү өчен заманча машиналар, шулай ук сәнәгатьнең төрле тармаклары һәм авыл хуҗалыгы өчен махсус җиһазлар җитештерә. Стәрлетамак районында урнашкан предприятиедә 100дән артык кеше эшли.

 

Яңалык чыганагы: https://economy.bashkortostan.ru/

Фото чыганагы: https://contenta.info/press_releases/317381

Автор:Лилия Кантимерова
Читайте нас: