+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
3 Май 2023, 12:14

«Батарея - ул гаилә, хезмәттәшләр - туган кебек»

«Батарея - ул гаилә, хезмәттәшләр - туган кебек»
«Батарея - ул гаилә, хезмәттәшләр - туган кебек»

 «Анда дуслар нинди була?», - дигән соравыма «Бөркет» позывнойлы яугир менә шулай дип җавап бирде:

- Анда дусларыбыз юк, бары тик туганнар гына. Әгәр берәр ярдәм кирәк булса: «Ярдәм ит, туганым», - дип мөрәҗәгать итәм һәм кире какмасын беләм. Махсус хәрби операция зонасында без барыбыз да бердәм, бер-беребезгә терәк-таяныч. Башкача мөмкин дә түгел. Мондагы шартларга, авыр бронежилетка өйрәнеп китү ансат түгел. Хәзер ул да җиңел тоела. Оборонаның бишенче сызыгына да снарядлар очып килеп җитә. Без җиңүгә ышанабыз, чөнки артта - Ватаныбыз – Русия.

Ул безнең редакциядә апрель азагында булды. Әлеге вакытта контракт буенча махсус хәрби операция барган зонада хезмәт итүен дәвам итә. Башка яугирләр белән бергә Ватаныбызны саклый. Ә без, үз чиратыбызда, барлык сугышчылар да  исән-имин өйләренә әйләнеп кайтсын, дип теләп калабыз.

 

 

Фәнис АКЧУРИН фотосы.

Автор:Алсу Тятигачева
Читайте нас: